Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиевне Яшьләр көнендә санитар нормаларны бозуда тәнкыйтьләде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр көненең санитар таләпләрне үтәмичә уздырылуы сәбәпле Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә шелтә белдерде. Бу турыда республика президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегерәк медиа һәм социаль челтәрләрдә Яшьләр көне уңаеннан концертта Niletto чыгышы ясавы турында видеолар чыкты. Анда сәхнә алдында социаль дистанция сакламыйча битлексез бик күп кешенең басып торуы күренә. Бу хакта Роспотребнадзордан дәгъва җиткерелгән.

Миңнеханов Мәһдиевкә тикшерү нәтиҗәләре һәм чараны оештыручыларның җавапка тартылуы турында хәбәр итәргә кушты. Ул шулай ук район башлыкларына санитар һәм эпидемиологик таләпләрне үтәмичә чаралар үткәрү рөхсәт ителмәвен әйтте. Республика президенты моның өчен аларның һәрберсенең үзе җавап тотачагына басым ясады.

Концерттан соң Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев шәһәрдә ковидка каршы чараларны көчәйтергә тәкъдим итте. Мәһдиев, үз чиратында, бу тәкъдим белән ризалашмады.

"Эшегезне эшләгез, социаль челтәрләрне тикшермәгез. Әлегә сезнең, мәсәлән, җәмәгать транспортын тикшерүегез зәгыйфь", диде.

Мэр шәһәр хакимиятенең Татарстанның коронавируска каршы штабы карарлары нигезендә гамәл кылынуын әйтте. Анда ачык чаралар үткәрү тыелмаган.

Соңрак Niletto концертын оештыручыларның Роспотребнадзорның җирле бүлегенә чакырылганнары билгеле булды. Җырчы үзе әйтүенчә, аның концертында 35 мең кеше катнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG