Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин украиннар һәм урысларны бер халык дип атады һәм аларны мордва халкының эрзя һәм мукшы этник төркемнәре белән чагыштырды


Владимир Путин
Владимир Путин

Мордва атамасының эрзә һәм мукшыларга читтән тагылган булуын Путин телгә алып тормады.

30 июньдә Русия президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында Украина темасына кагылып, украиннарны һәм урысларны бер халык дип атады һәм аларны мордва халкының эрзя һәм мукшы этник төркемнәре белән чагыштырды — төрле телләрдә сөйләшсәләр дә алар бердәмлеген саклый диде ул. Мордва атамасының эрзә һәм мукшыларга читтән тагылган булуын һәм аларның нык урыслашуын Путин инде телгә алып тормады.

Эрзя халкының баш аксакалы Сыресь Боляень Идел.Реалиига белдерүенчә, эрзя милли хәрәкәтен тулысынча ФСБ яки Милләтләр эшләре федераль агентлыгына буйсындырып булмаганда, эрзяларны мукшылар белән бер халык дип белдереп киләләр.

"Шулай итеп, Русия хакимияте фикеренчә, эрзяларның субъектность идеясе мәсьәләсе хәл ителә", ди ул.

2010 елгы җанисәптә мордва милләте вәкиле дип 744 200 русияле язылган. Аларның 57 меңе үзләрен эрзя дип, 4700е - мукшы дип күрсәткән.

Путинның туры эфирда халык сорауларына җавап бирү рәвешендәге чыгышы 30 июнь сәгать 12.00дә башланды һәм якынча дүрт сәгать дәвам итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG