Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эсселек. Су коенырга чиста сулыклар җитми


"Түбән Заречье" комлыгы
"Түбән Заречье" комлыгы

Казан шәһәре Идел, Казансу елгалары буенда урнашкан, әмма бу сулыклар хакимияттән тиешле игътибар булмау сәбәпле су коену өчен яраксыз. Бу турыда галимнәр чаң кага. Хакимият исә яр буйларын бетонлап куюны өстен күрә, сулыкларны реабилитацияләү турында уйламый. Азатлык хәбәрчесе Казанның "Түбән Заречье" комлыгында булды һәм Казандагы сулыклар турында галимә Нәфисә Минһаҗева белән сөйләште.

Соңгы атналарда эссе һава торышы миллионнан артык кеше яшәгән Казанда су коенырлык чиста урыннар булмавын ачык күрсәтте. Казанның рәсми сайты мәгълүматына караганда, башкалада биш комлык бар: "Комсомольское", "Локомотив", "Түбән Заречье", "Тирән" һәм "Зур Аккош" күлләре. "Түбән Заречье" һәм "Зур Аккош" күлендә суның санитар-эпидимиологик нормаларга туры килмәве һәм бу урыннарда су коену тыелуы да шунда ук әйтелгән.

Ләкин тыюларга карамастан, халык комлык булган урыннарда шыплап тулган. Аны суның пычраклыгы да, кеше күплектән коронавирус йогу ихтималы да куркытмый.

Казанда су коенырга чиста сулыклар җитми
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Әйтик, Казансу елгасы буендагы "Түбән Заречье" комлыгында коткаручы булып эшләүче Әмир Мамин Азатлыкка әйтүенчә, бу комлыкта эссе көннәрдә 200ләп кеше була. Коенырга ярамый дигән язуга карамастан, эссе булгач кеше барыбер коенырга килә, без аларны тыеп тора алмыйбыз, ләкин иминлекләрен саклыйбыз, ди ул.

Әмир Мамин
Әмир Мамин

"Суның чисталыгын әйтә алмыйм. Мин — коткаручы. Комлык керешендә "Коенырга ярамый" дигән язу бар. Шәһәрдә башка урын булмагач, халык су коенырга монда килә. Иң мәзәге — бу комлыкта бәдрәф юк. Кеше йомышын үтәргә "Кырлай" паркына йөри", диде ул.

Комлыкта пластик һәм пыяла шешәләр, бала памперслары аунап ята. Су өстен яшел суүсемнәр каплап алган. Карап торышка ук суның пычраклыгы күзгә ташлана. Ләкин халык боларга әллә ни игътибар итми. Кемдер дуслары, кемдер кечкенә балалары белән су коена. Кайберүләр кызыну, җиләсләнү өчен дип килгән.

Регина исемле ханым баласы су буена барырга бик теләгәнгә килергә булган. Мин Казанда чиста су буе бардыр дип уйламыйм. "Ривьера" кунакханәсендә генә комлык чиста, әмма ул түләүле. Хакимияткә чиста сулыклар булдыру файдалы түгелдер дип уйлыйм, диде ул Азатлыкка.

Регина
Регина

Су буеның пычрак икәнен белә торып килгән Ирина исемле ханым, шәһәргә комлыклар җитми, булганнары да су коеныр өчен пычрак, ди.

"Су коенырга куркыта. Әмма эссе булгач килми кала алмадык. Башка барыр урын юк. Минем биш балам бар. Алар белән чит илгә чыгып китә алмыйм. Казансу елгасы якын, транспорт та йөреп торгач барырга да уңайлы, әмма суы да, комлыгы да пычрак. Тора бара бу урын сазлыкка әйләнмәсә ярый инде", ди ул.

"Безнең башка альтернатива юк. Комлыкка "Су коенырга ярамый" дип язып куйганнар. Әмма аны ник язганнары аңлашылмый. Шәһәр хакимияте сулыкларны чистартырга теләми һәм шуңа язу язып куеп бу эштән кача. Ә халыкны эсседә берни туктатмый. Ул язуга игътибар итүче дә юк", ди Ирина.

Cу коенырга ярамый дигән кисәтү
Cу коенырга ярамый дигән кисәтү

Исемен Эмиль дип әйткән егет Азатлыкка әйтүенчә, бу комлыкта бары тик кызынырга гына мөмкин. Суы коену өчен пычрак.

"Минемчә шәһәр хакимияте халыкны уйлап башта суның чисталыгын кайгыртырга, аннан соң яңа комлык ясарга тиеш. Бу тиеш кенә инде, аны барыбер ясамаячаклар. Түрәләр үзләре Боровой ягында коенгач, Казансуда коенучы халыкны уйламый инде. Шәһәргә комлыклар җитми."Локомотив" комлыгында да шушындый пычрак су. Бу комлыкка ким дигәндә 30 ел бит инде, берни үзгәрми, хәтта бәдрәфе дә юк", диде ул үзен күрсәтмәүне үтенеп.

Азатлык Казандагы сулыкларның хәле, сулыкларга карата хакимиятнең мөгамәләсе, Казансу елгасы ярын бетонлауның экологиягә тәэсире турында Казан федераль университеты галимәсе, биология фәннәре докторы, профессор Нәфисә Минһаҗева белән сөйләште.

Нәфисә Минһаҗева
Нәфисә Минһаҗева

Минһаҗева сүзләренчә, Казанда, Татарстанда һәр сулыкның экологик проблемы үзгә. Һәр чыганакка антропоген сәбәпләр тәэсир итә. Суның сыйфаты күп очракта үзен туендырган чыганакның күпме чиста яисә пычрак булуыннан, бу сулыкны ничек итеп файдаланудан һәм һава шартларыннан тора, ди ул.

"Мисал өчен, Казан янындагы Идел буен алабыз икән, аның төп өлеше саналган Югары Ослан, Түбән Ослан тирәләрендә суның сыйфаты ярыйсы диер идем. Казан тирәсенә якын булган саерак урыннарда суның сыйфаты начарая.

Казансуга килгәндә, бу елга бик сульфатлы һәм дәвалау үзенчәлегенә дә ия. Суы минералларга бик бай. Әмма Казансуга бик күп пычрак агызыла. Хәзер аның күп урынында су яшел яисә зәңгәрсу яшел төстә. Һәм мондый суда су коену мөмкин түгел.

Комлыкның яр буе
Комлыкның яр буе

Заманында Казансу елгасында 5 комлык бар иде. Ә хәзер вазгыять бик начар. Казансуда бары тик 2 генә комлык калды - "Түбән Заречье" һәм "Локомотив" комлыклары", диде ул.

Галимә фикеренчә, һәр сулыкның пычрануының аерым сәбәпләре бар. Иделне күбрәк Яшел Үзән, Волжски шәһәрләреннән агызылган төрле сулар пычрата, Казансуның кешеләр су коена торган урынында да пычрак сулар агызыла. Шуңа су коеныр алдыннан суга күз салу да җитә.

"Комлыкларны гына түгел, андагы суны да чистартырга кирәк. Шәһәрдәге сулыкларның пычраклыгы шәһәрнең экологиясен дә күрсәтә. Шулай ук халыкның да, шәһәр хакимиятенең дә суга карата булган мөнәсәбәтен чагылдыра. Чиста һава кирәк булган кебек безгә чиста су да кирәк. Эсседә бу бигрәк тә яхшы аңлашыла. Бөтен кеше дә Иделгә, ераграк күлләргә бара алмый. Татарстан бит су республикасы. Бездә 3 меңнән артык эреле-ваклы елга-инеш, 8300 күл бар. Болар арасында Кабан, Әрхәрәй, Кавал кебек зур күлләр бар. Әмма аларның яр буйлары төрле төзелешләр белән капланган.

Казанның "Түбән Заречье" комлыгы
Казанның "Түбән Заречье" комлыгы

Шәһәрдәге күлләр-елгаларда су коенып булмый. Суның чисталыгы тиешле таләпләргә җавап бирми. Бездә бик күп су ресурсы бар дип әйтә алмыйбыз. Алар пычранмасын, корымасын өчен боларны алдан кайгыртырга кирәк. Су иминлегенең төп бәласе - су ресурслары дефициты дип әйтер идем.

Бездә хәзер сулыкларга карата аларны куллану карашы хөкем сөрә. Кабан буен, Казансу буен гына карагыз. Мондагы сулыкларны ничек итеп файдалану турында күбрәк уйлыйлар. Ә менә ул сулыкларны сәламәтләндерү, реабилитацияләү, торгызу, саклау турында уйламыйлар. Бу бер караганда яңа тармак. Су объектларын экологик реабилитацияләү дип атала ул. Мин моңа 40 елымны багышладым.

Сулыкларны реабилитацияләү күп кенә илләрдә беренче урында тора. Әмма бездә әлегә бернинди реабилитация дә күренми. Аккош күлен генә алыйк. Аккош күленең гидротехник реаблитациясенең беренче этабын эшләделәр. Ә техник өлешенә акча тапмадылар. Үзлегеннән булыр дип уйладылар. Без студентлар, хезмәткәрләр белән анда бер яр буен башкарып чыктык. Үзебез үсемлекләр утырттык. Хәзер аны күпләр табигый су үсемлекләре дип уйлый. Әмма моны барлык яр буена утыртырга кирәк иде. Бу исә техник реабилитациянең икенче этабы булып тора. Болар эшләнмәгәнгә күрә хәзер анда су коңгырт, яшел, көрән төстә. Кешеләр Аккош күлендәге суның сыйфатына зарлана башлады. Ә бит күпме акча сарыф ителде анда. Әмма кешеләр барыбер коена. Аккош күлендә баланслы экосистем булдырырга кирәк дип күпме әйтсәк тә, анда ул юк", ди галимә.

Казансуда су коенучылар
Казансуда су коенучылар

Минһаҗева соңгы елларда Казансу ярын бетонлауга да борчылуын әйтте. Казансу ярын бу кадәр бетонлау ярамый, ди ул.

"Елганың табигый яры булса, ул үзлегеннән чистара. Ә яры бетонланган елга үлә. Бетонлауны туктатырга кирәк. Мин бу турыда әйтеп ардым инде. Казансу бит болай да кечкенә елга. Биологик яктан ул дәвалау үзенчәлегенә ия, сульфатка бай елга. Принципта анда коену искиткеч булыр иде. Пычрак сулар агызылмаса, яр буйлары бетонланмаса, без Казансудан минераль су ала алыр идек. Ә без аны бетонладык һәм әле алга таба да бетонларга уйлыйбыз. Моны эшләргә ярамый. Мин моны дәлилләп арыдым, тыңлаучы әлегә күренми", диде биология фәннәре докторы Нәфисә Миһаҗева.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG