Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда халыкара террорчылык оешмасының җирле бүлеге башлыгы тоткарлануын белдерде


Тоткарланган кеше исламчыл идеология тараткан һәм халыкара террорчы оешмаларына кешеләр җәлеп иткән диелә.

Татарстанда Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе тоткарланган дип хәбәр итә ТАСС Русия иминлек федераль хезмәтенә (ФСБ) сылтанып.

"Татарстанда уздырылган махсус операция кысаларында халыкара террорчылык оешмасының Татарстан бүлеге башлыгы тоткарланды" диелә ФСБ хәбәрендә. Тоткарлауда ФСБ, Росгвардия һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашканы әйтелә.

ФСБ фикеренчә, тоткарланган кеше "Русия кешеләре арасында башка диннәргә түзмәү белән катнаш сугышчан исламист террорчылык идеологиясе тараткан, Русия мөселманнарын халыкара террорчылык оешмасы рәтләренә яллауны башкарган.

Тоткарланган кешенең теркәлү һәм яшәү урыннарында Русия Федерациясендә тыелган пропаганда материаллары, элемтә чаралары һәм электрон мәгълүмат саклау савытлары табылган һәм алынган диелә. Җинаять эше ачылган дип хәбәр ителә.

Русиядә "Хизб-ут Тәхрир", "Тәблигый җәмәгать" һәм башка дини оешмалар тыелган. "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы (Русия хакимиятләре аны ят агент оешмалар исемлегенә кертте) мәгълүматынча, 2020 елда 228 кеше дини карашлары өчен эзәрлекләү белән бәйле сәяси тоткын дип танылган.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG