Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев кырымтатарлар, караимнар һәм кырымчакларны Украинаның асаба халыклары итеп таныды 


Канун өлгесендә урыс халкы хокуклары телгә алынмый.

1 июль Украина Югары Радасы 325 тавыш белән (конституцион купчелек 300 тавыш) "Украинаның асаба халыклары хакында" канун өлгесе кабул итте.

Документ Украина асаба халыклары итеп "Кырым ярымутравында формалашкан кырымтатарларны, караимнарны һәм кырымчакларны" билгели.

"Украинаның асаба халыклары Украинада үзбилгеләнүгә хокуклы, Украина Конституциясе кыссаларында үз сәяси статусларын билгелиләр, ирекле рәвәштә үзләренең икътисади, социаль, мәдәни үсешләрен гамәлгә ашыралар.

Канун нигезендә асаба халыкларның вәкаләтле оешмаларының хокукый статусы, аларны ресурс ягыннан тәэмин итү, шулай ук Украинаның асаба халыкларының халыкара дәрәҗәдә вәкиллеге мәсьәләләрен билгели", диелә канунда.

Канун нигезендә Украинаның асаба халыкларына үзенчәлекле халыклар буларак, этник бөтенлекне, мәдәни кыйммәтләрне мәхрүм итүгә, төрле формада күпләп яшәү урыннарыннан чыгып китүгә яки мәҗбүри күченүгә, теләсә кайсы формада мәҗбүри ассимиляцияләүгә яки мәҗбүри интеграцияләүгә, аларга каршы юнәлдерелгән расачыл, этник яки дини нәфрәт күзгатуга юнәлтелгән теләсә нинди гамәлләрдән хокукый яклау гарантияләре билгеләнгән.

Әлеге канунны Югры Радага 18 майда Украина президенты Владимир Зеленский кертте. Ул урыс халкы хокукларына кагылмый.

Русиядә тыелган Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров канунны гамәлгә ашыру механизмнары безгә бәйле булачак диде Киевтан эфирга чыгучы бәйсез ATR телеканалына.

Русия Президенты Владимир Путин 30 июньдә туры эфирда халык сорауларына җавап бирү вакытында Украинаның "Асаба халыклар турында" кануны урысларның хокукларын кыса дип белдерде.

Украинада кабул ителгән канун асаба халыклар итеп яшәгән урыннарыннан читтә үз илләре булмаган, бу җирдә формалашкан халыкларны асаба халыклар итеп таный. Мондый статуска Кырымда кырымтатарлар, караимнар, кырымчаклар ия булганын раслый. Украинада яшәгән руслар, беларуслар, маҗарлар, румыннар һәм башка халыкларның хаклары Украинаның милли азчылыклар турында кануны белән билгеләнә.

Русиянең аз санлы асаба халыклары кануны буенча исә саннары 50 меңннан ким булган халыклар асаба халыклар итеп исәпләнә.

Украинада кабул ителгән канун буенча мондый чикләү каралмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG