Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июль аенда нәрсә карарга


Июль яңа фильмнарга бай булмаса да, берничә кызыклы премьера әзерләнгән. Беренче чиратта – Marvel-ның инде кат-кат кичектерелгән "Кара тол хатын" фильмы.

1. Кара тол хатын (Black Widow)

Коронавирус пандемиясенең иң зур корбаннарыннан берсе. Ник дигәндә, бу фильм 2020 елның апрелендә үк чыгарга тиеш иде. Мәгълүм сәбәпләр аркасында Disney аны башта көзгә, аннары 2021нең язына күчерде. Тик анда да кино базары әле җитәрлек дәрәҗәдә торгызылмаган дигән фикер белән, фильм инде берничә мәртәбә кичектерелде. Һәм менә 8 июль көнне ул Русия экраннарына чыга.

Фильм үзәгендә – "Үч алучылар"ның төп геройлары берсе Наташа Романофф. Күпләр яраткан персонаж "Үч алучылар: финал" фильмында һәлак була, шуңа бу фильмны көтү ажиотажы тагын да зуррак. Бу каһарман турында күптән уйланылган проект безгә үткәнне күрсәтәчәк, фильм вакыйгалары "Чиксезлек сугышы" фильмына кадәр барачак.

Marvel дөньясының продюссеры Кевин Файги әлеге фильм Наташаның гамәлләренә башкача карарга мөмкинлек бирәчәк дип белдерде. Тамашачыларны Скарлетт Йоһанссон башкаруындагы каһарман гына түгел, аның берничә хезмәттәше дә көтә, аларның ролен Рэйчел Вайс белән Флоренс Пью башкара.

Кемгә карарга: Marvel дөньясын яратучыларга.

2. Снейк Айз (Snake Eyes: G.I. Joe Origins)

Русиядә "Кобра һөҗүме" исеме белән билгеле булган кино сериясенең чираттагы фильмы. Бу юлы ул такымның иң серле кешесе Снейк Айз турында. Серле һәм таләпчән, ялгыз Снейк Айз борынгы япон нәселенең варисын коткара. Рәхмәт йөзеннән бу нәсел вәкилләре аңа ниндзя юлына серле белемнәр ача. Һәм иң мөһиме – төп герой күптәннән хыялланган үз өенә ирешә. Ләкин аның үткәндәге серләре ачык булгач, боларның барысына да куркыныч яный башлый.

Фильм режиссеры – "РЭД", "Очыш иллюзиясе" кебек фильмнар белән билгеле булган Роберт Швентке. Төп рольне Һенри Голдинг башкара. Башка актерлар арасында Самара Уивинг, Урсула Корберо, Эндрю Кодзины атап була.

Кемгә карарга: Атышлы фильмнар яратучыларга.

3. Джунгли круизы (Jungle Cruise)

Июльдә балалар өчен бик кызыклы мультфильмнар әллә ни чыкмаса да, гаилә белән карарлык бер маҗаралы фильм тәкъдим итә алабыз. Төп рольләрдә – танылган Дуэйн Джонсон белән Эмили Блант.

Төп герой – кыргый табигатьне өйрәнүче Лили Хоутон Амазон буйларына барып, тылсымлы шифа көченә ия булган легендар агач табарга җыена. Аңа юлдашлар булып абыйсы Макгрегор һәм круиз корабы капитаны Фрэнк барырга теләк белдерә. Маҗаралы юлда сәяхәтчеләрне куркыныч флора һәм фауна вәкилләре генә түгел, көндәш экспедицияләр оештырган тозаклар да көтә.

Кемгә карарга: Маҗаралы сәяхәтләр яратучыларга. Гаилә белән барырлык фильм.

4. Дары коктейле (Gunpowder Milkshake)

Серле ширкәткә эшләүче хатын-кыз киллерлар турында атышлы фильм-комедия. Фильмда уйнаучы актрисалар шактый көчле: Карен Гиллан ("Үч алучылар", "Галәм сакчылары"), Лина Һиди ("Тәхет уены"), Мишель Йео ("Яшеренеп барган юлбарыс"), Карла Гуджино ("Гөнаһлар шәһәре", "Сакчылар") һәм Анджела Бассетт ("Кара Пантера").

Бөтен фильм үз эченә бер төн вакыйгаларын ала. Сюжет үзәгендә – киллер-хатын-кызларның берничә буыны. Сэмга 12 яшь булганда аны әнисе ташлап китә. Кызны серле җинаять синдикаты тәрбияли, аның әнисе дә шул ширкәткә эшләгән. Кансыз киллерга әйләнгән Сэм әнисе эшен дәвам итә, тик 15 елдан соң 8 яшьлек кызны коткарганы өчен ул үзе синдикатның корбанына әйләнә.

Фильмны Израиль режиссеры Навот Папушадо төшергән. Элегрәк ул "Бик начар егетләр" криминал комедиясе өчен Канн фестивале бүләгенә ия булган иде.

Кемгә карарга: Атышлы комедияләр яратучыларга.

5. Карт (Old)

Гади гаилә турында гади булмаган хикәя. Ял итәр өчен бер гади гаилә тропик утрауга килә. Бик яхшы уза торган ялны төнге сәер хәлләр боза. Бераздан алар бу утрауда тәннәре бик тиз картая баруын аңлый, бөтен тормышлары озынлыгы бер көнгә кадәр кыскара. Бәлки, шуннан да азрактыр.

Триллерны танылган М. Найт Шьямалан төшергән. Сценарий исә "Ком сарае" француз график романы нигезендә язылган. Комикста 13 ял итүче кеше пляжда хатын-кыз мәетен таба, шуннан соң су юлы буенча сәер хәлләр башлана. Тәнкыйтьчеләр бу комиксны фон Триер стилендәге экзистенциаль һоррор, Кафка тәэсире һәм "Исән калырга" сериалы миксы буларак бәяләгән.

Кемгә карарга: Табышмак-фильмнар яратучыларга.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG