Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бишенче көн рәттән COVID-19дан үлүчеләр саны моңарчы күрелмәгән күләмдә арта


Пандемия башыннан хакимиятләр 5 585 799 кешенең коронавиру йоктыруын һәм 137 262 кешенең үлемен таныды. Әмма демографлар реаль саннар артыграк булырга мөмкин дип фаразлый.

Русия хакимиятләре бишенче көн рәттән пандемия башыннан бирле моңарчы күрелмәгән санда коронавирустан үлүчеләрне терки. Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә бу диагноз белән 697 кеше вафат булган. Коронавирус йоктыруның яңа очраклары да югары санда кала бирә. Узган тәүлектә вирус йоктыруның 24 439 очрагы ачыкланган. Табиблар күзәтүендә әлеге вакытта 395 120 авыру, бу сан июнь башыннан бирле артып килә.

Пандемия башыннан хакимиятләр 5 585 799 кешенең коронавиру йоктыруын һәм 137 262 кешенең үлемен таныды. Әмма демографлар һәм сәламәтлек саклау экспертлары әлеге саннарны тәнкыйтьли. Югары даирәләрдәге түрәләр дә авыручылар саны күбрәк булуын таныды. Росстат статистикаcсына таянып экспертлар COVID-19дан үлүчеләр саны 2021 елның май аенда ук хакимият саннарыннан өч тапкырга артык булган дип бәяләде.

Ярты ел элек Русия хакимиятләре пандемияне җиңдек дип белдергән иде, ә президент Владимир Путин былтыр июнь аенда хакимиятләр русияләрне чирдән саклап кала алды диде. Русия дөньяда беренче булып, 2020 елның августында коронавирустан вакцина теркәде.

Әмма илдә вакцина ясатучылар саны көнбатыш илләре белән чагыштырганда түбән. Бу коронавирусның яңа штаммы, шул исәптән аның ныграк йога торган һәм организмга куркынычрак төрләре таралуга юл куя.

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә генә дә COVID-19 йоктырып үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазларын тоташтырылучылар саны соңгы ике атнда 1,5 тапкыр арткан.

Хакимиятләр кайбер кешеләрне мәҗбүри вакциналау кертә, металлургия ширкәтләреннән хастаханәләр өчен кислород сорый, Словакиядән кулланылмаган "Спутник" вакцинасын кире сатып ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG