Accessibility links

Филиппинда хәрби очкыч казасы: корбаннар саны 50гә җиткән


Коткару эшләре дәвам итә.

ЯҢАРТУ. 5 июль иртәсенә очкыч казасында һәлак булучылар саны 50гә җитте, дип хәбәр итте илнең хәрби көчләре вәкиле Эгард Аревало. Алар арасында 47 хәрби. 32 кеше хастаханәгә озатылган.

Филиппинда Lockheed C-130 Hercules хәрби-транспорт очкычы казага юлыккан. Һәлакәт Сулу провинциясенең Һоло утравында килеп чыккан. Очкычта 92 кеше булган.

Каза урынында коткару эшләре дәвам итә. "Без күбрәк гомерләр коткару турында дога кылабыз", диде Филиппин гаскәре генералы Сирилито Собеджана. Каза урыныннан фотосурәтләрдә очкычның тулысынча җимерелгәне һәм янганы күренә.

Казаның ихтимал сәбәбе булып техник җитешсезлекләр атала. Очкычка утыру вакытында мотор көче җитмәгән, дип белдерде генерал Собеджан.

Очкыч Һоло утравына террорчылык белән көрәш өчен юнәлгән хәрбиләрне алып барган. Филиппин көньягында кешеләрне урлау һәм шуннан соң алар өчен акча таләп иткән "Әбү Сайаф" исемле сугышчылар төркеме активлык күрсәтә. Бу төбәктә үзәк җитәкчелеккә каршылык күрсәткән башка сугышчылар төркемнәре дә хәрәкәт итә.

Сулу төбәге Филиппинның мөселман автономиясенә керә. Мондагы җирле халык дистәләрчә ел дәвамында күбесенчә католик булган илдән күбрәк иреклек таләп итә.

Бу соңгы ай дәвамында Филиппинда икенче авиаһәлакәт. Июнь азагында илдә S-70i Black Hawk хәрби боралагы казага юлыккан иде. Боралакта булган барлык алты кеше һәлак булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG