Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер Шәймиевның элекке сүзчесе Ирек Мортазин Русия думасы депутатлыгына тәкъдим ителгән


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

2016 елда Ирек Мортазин сайлаудан читләштерелгән иде.

Заманында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев сүзчесе булган Ирек Мортазин "Яблоко" фиркасенең Идел буе бүлегеннән Русия думасына намзәт итеп буларак тәкъдим ителә. Бу хакта фирка җыенына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Мортазиннан тыш Татарстанда "Яблоко"дан фирканең республика бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин, Казанда төзелүче чүп яндыру корылмасына каршы хәрәкәт әгъзасы, "Яшел Русия" фракциясенең республикадагы бүлеге башлыгы Елена Изотова, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Дмитрий Фомин, "Дальнобойщик" берлеге әгъзасы Андрей Лукин, эшмәкәр Андрей Гейко депутатлыкка дәгъва итәчәк.

Басма язуынча, Руслан Зиннәтуллин шулай ук "Яблоко" федераль исемлегенең төбәк төркеме башында торачак. Икенче урында Елена Изотова, аннары фирка активисты Гөлназ Равилова һәм Дмитрий Фомин килә.

Русия думасына сайлаулар 19 сентябрьгә билгеләнгән.

Ирек Мортазин – оппозиция сәясәтчесе һәм журналист. Ул 2009 елда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең үлеме турында ялган таратуда һәм Шәймиевкә багышланган китабы белән хакимият вәкилләре социаль төркеменә карата нәфрәт уятуда гаепләнеп ике елга колониягә җибәрелде.

2017 елның мартында Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Мортазинга карата 2009 елгы хөкем карарына шикаятьне кабул итеп алды.

2016 елда Татарстан Дәүләт шурасына "Яблоко" фиркасеннән сайланырга теләгән Ирек Мортазин Русия Югары мәхкамәсе карары белән сайлаудан читләштерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG