Русиядә танылган режиссер, кино актеры, 1981 елда "Мәскәү күз яшьләренә ышанмый" дигән фильмы өчен чит телдәге иң яхшы фильм номинациясендә "Оскар" премиясе алган Владимир Меньшов вафат. Аңа 81 яшь булган. Июнь ахырында ул коронавирусның җиңелчә формасы белән чирләп алган. Үлеменә коронавирус авыруыннан соң өзлегү сәбәп булган диелә.
Меньшов "Гадел Русия" фиркасеннән Русия думасына сайлауларда катнашырга җыенган, фирка исемлегенең уртасында булган.
Владимир Меньшовның хатыны, актриса Вера Алентова да коронавирус белән хастаханәдә ята.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!