Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Лукашенка янә "матбугат иреге дошманнары" исемлгенә кергән


Александр Лукашенка һәм Владимир Путин

Быел беренче тапкыр "матбугат иреге дошманнары" арасында Европа берлеге иленең хөкүмәте рәисе керде.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) "матбугат иреге дошманнары" исемлеге чыгарды. Аңа, авторлар фикеренчә, илдә цензура кертүче һәм журналистларга каршы көч куллануга котыртучы 37 ил лидеры кергән.

Владимир Путин һәм Александр Лукашенка әлеге исемлеккә инде 20 ел дәвамында керә. Быел беренче тапкыр "матбугат иреге дошманнары" арасында Европа берлеге иленең хөкүмәте рәисе керде. Сүз Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан турында бара.

Исемлекне төзүчеләр фикеренчә, һәр лидерның үз идарә итү ысулы һәм журналистларга басым ысуллары бар.

RFS исәпләвенчә, Владимир Путин ысулы - дәүләт авторитаризмы. 2012 елдан бирле хөкүмәт интернет контролен көчәйтә, кайбер эчтәлекле материалларны тыя һәм кешеләрне күзәтү системы булдыра ди авторлар.

2017 елдан Русия матбугат чараларына "ят агентлар" турында канун комачаулый. Олигархлар һәм бизнесменнар бәйсез матбугат чараларын сатып ала һәм Кремль тарафлы булырга мәҗбүр итә. Полиция пртестларны яктырту вакытында дистәләгән журналистны тоткарлый. Аларның кимендә сигезе әлеге вакытта төрмәдә.

Александр Лукашенка ысулы дәүләт терроры диелә хисапта. Аның төп максатларының берсе - протестларны яктыртуга юл куймау. Моның өчен Лукашенка журналистларны кулга алырга куша, аларга яный һәм хәтта төрмәләрдә җәзалый дип саный хисап авторлары.

Исемлеккә яңа эләгүчеләрдән иң кырыс лидерларның берсе дип RFS Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд бин Салманны саный. Аның патшалыгын "дөньяда журналистлар өчен иң зур төрмәләрнең берсе" дип атыйлар.

Исемлектә ике хатын-кыз да бар. Аларның берсе - Һонконг администартив районы башлыгы Кэрри Лам. Ул Кытай президенты Си Цзиньпин курчагына әйләнгән һәм аның медиада тоталитар сәясәтенә теләктәшлек күрсәтә диелә.

Тагын бер хатын-кыз - Бангладеш премьер-министры Шейх Хасина. 2018 елда аның идарәсендә илдә дигиталь иминлек турында канун кабул ителде. Әлеге документ нигезендә 70тән артык журналист һәм блогер тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG