Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Фольклориадага килгән делегацияләрнең берсендә COVID-19 ачыкланган


Мәскәүдән килгән "Гжель" төркемендә бер артистта коронавирус расланган, төркемне кире кайтарып җибәрәләр.

Уфада 3-10 июль көнәрендә узучы халыкара Фольклориада бәйрәменә килгән иҗат төркемнәренең берсендә коронавирус ачыкланган. Бу турыда сишәмбе оператив киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров әйткән.

Мәскәүдән килгән "Гжель" бию театры төркемендә бер артистның тән температурасы күтәрелгән, тест ясагач, анда коронавирус расланган диелә. Хәзерге вакытта чирлеләр дәвалана, калган коллектив изоляциягә куелган, алар кире өйләренә кайтарып җибәреләчәк дип сөйләгән Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Бу төркем Фольклориада програмында чыгыш ясарга тиеш иде, артистлар башка коллектив һәм техник хезмәткәрләр белән аралашмаган, коронавирус таралу куркынычы юк дип белдерә рәсмиләр.

Башкорстанда яңа төр коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны күтәрелүгә карамастан, 37 илдән кунак җыеп халыкара фольклор фестивале уздыралар.

Фестивальдә өч меңгә якын артист һәм иҗат төркемнәре катнаша. 3 июль ачылыш тамашасында "Уфа-Арена" боз сараенда сигез йөз кеше бер сәхнәдә чыгыш ясады. Фестиваль програмына ярашлы, 5 июльдән 9 июльгә кадәр күп кенә концерт төркемнәре республика буйлап таралачак.

Фестиваль чаралары башланыр алдыннан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бәйрәмдә катнашучыларның барысы да чарага тискәре ПЦР тест нәтиҗәләре белән генә кертеләчәк дигән иде.

Радий Хәбиров исә "без бу фольклориаданы ике ел көттек, без шулкадәр әзерләндек, һәм без фольклориада барыбер булачак дип карар итәбез" дип белдерде. "Кешеләргә, асылда, моңарчы күрелмәгән вакцинация шартларында коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы була алмый" дигән иде республика башлыгы.

Башкортстан җәмәгатҗчелеге вәкилләре, киңкүләм чараның республикада коронавирус күпләп таралып китүенә сәбәп булырга мөмкин дип фаразлый. Юрист Тимур Уразмәтов төрле илләрдән кешеләргә вирус ияреп килеп, аның яңа мутацияләре барлыкка килүе мөмкин дип белдерә. "Хәзер бездә "эретү казаны" – илдә британ, һинд һәм бразил кебек төрле штаммнар йөри. Нәкъ менә республикада вирусның чираттагы үзгәреш кичерүе ихтимал, һәм дөньяга башкорт штаммы да булыр, аннары ул башка илләргә таратылыр", диде Азатлыкка Уразмәтов.

Русия рәсми саннарына ярашлы, Башкортстанда COVID-19 барлыгы 42168 кешегә йоккан, 2320 кеше хәзерге вакытта бу чирдән дәвалана. Барлыгы 620 кеше үлгән. Яңа очраклар тәүлеккә 178 кешегә җиткән. Бу сан 2020 елда беренче һәм икенче дулкын вакытындагы иң зур күрсәткечләрдән дә күбрәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG