Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президентын сайлауда намзәт булырга теләгән эшмәкәр Виктор Бабарико 14 ел төрмәгә хөкем ителде


Виктор Бабарико
Виктор Бабарико

Мәхкәмә Бабариконы зур күләмдә ришвәт алу һәм җинаять юлы белән табылган акчаларны легальләштерүдә гаепле дип тапкан.

Элек "Белгазпромбанк" башлыгы булган, 2020 елда Беларус президенты сайлауларында намзәтен куярга теләгән бизнесмен Виктор Бабарико Беларус Югары мәхкәмәсе тарафыннан 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә карарына ярашлы, ул төрмә вакытын кырыс тәртипле колониядә уздырырга тиеш була.

Мәхкәмә Бабариконы аеруча зур күләмдә ришвәт алу һәм җинаятьчел юл белән табылган акчаларны легальләштерүдә гаепле дип тапкан. Моннан тыш, аңа 142 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Югары мәхкәмә тарафыннан чыгарылган булганлыктан, Бабарико бу карарны шикаять итә алмый диелә.

2020 елның июлендә Беларусның Үзәк сайлау комиссиясе Виктор Бабарико һәм Валерий Ципкалоны Беларуста президент сайлауга намзәт буларак теркәүдән баш тартты.

Бабарико 20 ел Белгазпромбанк җитәкчесе булды. Президент булып сайланырга теләгәнен белдергәннән соң, аңа карата җинаять эше ачылды. Аны салым түләмәүдә, акчалар юуда һәм ришвәт бирүдә гаепләделәр. 18 июньдә Биктор Бабарико һәм аның улы Эдуард тоткарланды, аннары кулга алынды. 29 июньдә Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Виктор һәм Эдуард Бабарико, һәм Лукашенканың тагын берничә кулга алынган оппонентын намус тоткыннары дип таныды.

2020 елның 9 августында сайлаулардан соң Александр Лукашенка алтынчы тапкыр президент вазифасына кереште. Әмма оппозиция сайлауда үз намзәте җиңгәнен игълан итте. Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG