Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия русияләр өчен COVID-19 чикләүләрен йомшартты


Русия, Британия, Һиндстан, Непал һәм Португалиядән килүчеләргә ике атна карантин таләбе куелмый башлый. Бу илләрдә коронавирусның "Һиндстан штаммы" дип аталып йөртелүче төре киң таралмаган дип саный Германия рәсмиләре.

Германия 7 июльдән биш илгә карата коронавирус таләпләрен йомшарта. Бу исемлеккә Русия, Британия, Һиндстан, Непал һәм Португалия керде. Яңа таләпләргә ярашлы, бу илләрдән килүчеләргә ике атналык карантинда тору мәҗбүри булмаячак. Әлеге илләр коронавирусның "дельта" яки "Һиндстан штаммы" дип аталып йөртелүче төре киң таралган дәүләтләр буларак каралмый башлаган диелә. Бу турыда Роберт Кох институты белдергән.

Элек Германиягә ватандашлар һәм илдә яшәүгә рөхсәте булганнар гына керә ала иде. 7 июльдән һәркем керә ала башлаячак. Коронавирус булмавы бурында белешмә белән килүчеләр тагын биш көн узгач тест бирергә тиеш була. Европа берлегендә расланган вакцина кадаткан һәм коронавирус белән чирләп терегән кешеләргә 14 көн карантин узу таләп ителми.

Шул ук вакытта Австрия Русияне кабаттан коронавирус вәзгыяте катлаулы булган илләр исемлегенә кертте. Бу исемлектән аны бер атна элек кенә алган иделәр. 8 июльдән русияләр Австриягә бары уку, дәвалану һәм эш өчен генә керә ала, килгәч 10 көнлек карантин узарга бурычлы.

Британиядә, вакцина кадату яхшы баруы сәбәпле, 19 июльдән коронавирус чикләүләренең күпчелек өлешен гамәлдән чыгарырга җыеналар. Бу турыда илнең хөкүмәт җитәкчесе Борис Джонсон әйткән. Британиядә халыкның яртысы диярлек вакцинаның ике өлешен дә кадаткан диелә.

Шул ук вакытта Британиядә көн саен якынча 24 мең кешедә COVID-19 раслана. Илдә "дельта" штаммы тарала, диелә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр мөдире Майкл Райан дөньяда яңа төр коронавирусның яңа очраклары ачыклану тотрыклы рәвешкә килде дип белдерде. Әмма бу бик югары саннарда булды – яңа очраклар элеккечә күп, диде Райан.

Джонс Һопкинс университеты мәгълүматына карый, пандемия башыннан дөньяда 184 миллионнан артык кеше COVID-19 йоктырган, 4 миллионга якын кеше бу чирдән үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG