Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриотизм тәрбияләү Русия белем бирү стандартларына кертелгән


Яңа стандартлар арасында "Россиян үзбилгеләнүен" формалаштыру турында җөмлә дә бар.

Русия мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомум белем бирүнең (1-9 федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС) патриотизм тәрбияләүне керткән. Бу хактагы фәрманнар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

ФГОС - мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йорталры өчен мотлак таләпләр. Алар нигезендә уку програмнары һәм дәреслекләр әзерләнә.

Яңа фәрманнарга ярашлы, белем бирү стандартларына ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә бәйле берничә пункт өстәлгән:

  • "Россиян үзбилгеләнүен" формалаштыру, бу исә үз эченә ватандашлык йөкләмәләрен үтәргә әзерлекне алган;
  • дигитал технологияләрне "акыл белән һәм имин" куллану;
  • укучының шәхес буларак үсеше, шул исәптән ватандашлык, патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт, экологик тәрбия;
  • укучыларда Русиянең дөньяда тоткан урыны, аның тарихи роле, бербөтенлеге, мәдәни һәм технологик үсеше, илнең дөнья фәнни мирасына керткән өлеше турында белемнәр формалаштыру һәм "киләчәккә карап эш иткән" бүгенге Русия турында күзаллаулар формалаштыру;
  • укучыларда илнең югары фәнни-технологик үсеше турында күзаллаулар булдыру һәм башкалар.

2019 елда Русия мәгариф академиясе ФГОС проектларына бәйсез экспертиза ясады. Нәтиҗәдә 500ләп зур искәрмә кертелде. 2020 ел башында мәгариф министры Сергей Кравцов яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын әзерләүне туктатып торды. Соңрак Русия президенты Владимир Путин гомум белем бирү системын үстерү мәсьәләләре эшче төркеме булдыру турында карар чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG