Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада Ан-26 очкычы калдыклары табылган


Ан-26
Ан-26

Очкычтагы барлык 28 кеше дә һәлак булган диелә.

Камчаткада Палан авылыннан дүрт километр ераклыкта сишәмбе иртәнге якта радарлардан юкка чыккан Ан-26 очкычы калдыклары табылган. Ул Петропавловски-Камчатскидан Корякский бүлгесе башкаласына очкан. Әлеге хәбәрне "Камчатский авиаширкәте" башлыгы Алексей Хабаров раслады.

Беренчел мәгълүматларга караганда, очкыч утырырга җыенганда һава шартлары начар булу сәбәпле тауга бәрелгән. Исән калучылар юк.

Очкычта 22 юлчы, шул исәптән бер бала һәм шулай ук алты экипаж әгъзасы булган. Юлчылар арасында - Палан авылы башлыгы Ольга Мохирева.

Ан-26 юлчы очкычы 6 июль иртәсендә җиргә төшеп утырыр алдыннан радарлардан югалды.

Каза сәбәпләре дип күз күреме начар булу, техника төгәлсезлекләре һәм очучылар хаталары тикшерелә.

1982 елда чыккан әлеге Ан-26 очкычын тоткан "Камчатский авиаширкәте" җитәкчесе рейс алдыннан очкыч төзек иде дип белдергән.

Ерак көнчыгыш транспорт тикшерү идарәсе һава транспорты хәрәкәте һәм куллану иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG