Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкының коммуналь бурычлары 8 млрд сумнан артып киткән


Бурычлар тагын артырга мөмкин, чөнки 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларының артуын халык киеренке кабул итәчәк ди түрәләр.

Татарстанда халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы өчен бурычлары 8,2 млрд сумга җиткән. Бу хакта 6 июльдә республиканың төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Александр Фролов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Халыкның торак-коммуналь хезмәте өчен бурычлары 8 млрд 291 млн сум тәшкил итә. Бүгенге бәяләрне алсак, бу республиканың коммуналь хуҗалыгы өчен 2 айлык түләүләр дигән сүз. Бу төрле өлкәләргә барып җитмәгән чын акчалар. Бурычларның 39,9 процентын җылылык, 21,6 процентын электр энергиясе алып тора", диде ул.

Хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы өчен бәяләрнең үсүе бурычларның да артуына китерергә мөмкин. Александр Фролов бу кешеләрдә киеренкелек тудырачак ди.

"Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, коммуналь хезмәт өчен түләүләр 1,5 процентка артты. Чөнки былтыр яз түләүләрдә җитди проблем булды. Пандемия башланганда паника белән халык түләүләрне туктатты. Шуңа да быел күрсәткечләр артты. Шулай ңа 8 млрд сум бурыч соңгы бер-ике елда гына җыелмады. Алар 2006 елдан хәзерге кануннарга күчкәннән соң системлы төстә барлыкка килде. Хәзер бәяләрнең үзгәрүен исәпкә алсак, бу халыкта киеренкелек тудыра", диде министр урынбасары.

Фролов сүзләренчә, бурычларны түләмәүчеләргә ут бирүне киметергә, салкын суны өзәргә, канализация хезмәтенә чикләүләр кертергә мөмкин. Идарәче ширкәтләр мәхкәмә аша бурычлы кешенең милкенә арест та салдырта ала.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәте өчен тарифлар 4,4 процентка артты. Шул ук вакытта Русия буенча бәяләр бары 3,3 процентка гына үскән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG