Accessibility links

Кайнар хәбәр

Eвро-2020: Италия Испанияне җиңде һәм беренче булып финалга чыкты


Туп белән Федерико Кьеза
Туп белән Федерико Кьеза

Чәршәмбе "Уэмбли"да ярымфиналда Дания һәм Англия җыелмалары очрашачак. Евро-2020 финалы якшәмбе, 11 июльдә "Уэмбли" стадионында узачак. 

Италия җыелмасы матчтан соңгы пенальти серияләрендә Испанияне җиңеп Евро-2020 финалына чыкты.

Лондонның "Уэмбли" стадионында узган ярышның төп һәм өстәмә вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 60ынчы минутта беренче тупны Италия ярымсакчысы Федерико Кьеза кертте. Әмма төп вакыт тәмамланырга 10 минут кала испаннар исәпне тигезләде. Тупны итальяннар капкасына Альваро Мората кертте. Пенальти серияләрендә итальяннар 4:2 исәбе белән җиңде. Алар инде рәттән 33енче матч җиңеп килә.

Чәршәмбе "Уэмбли"да ярымфиналда Дания һәм Англия җыелмалары очрашачак. Инглизләр өчен бу 1996 елдан бирле иң төп футбол вакыйгасы дияргә була. Ул вакытта Англия җыелмасы соңгы тапкыр Европа беренчелеге ярымфиналына чыккан иде дип искә төшерә BBC.

Евро-2020 финалы якшәмбе, 11 июльдә "Уэмбли" стадионында узачак.

Футбол Европа чемпионаты коронавирус пандемиясе сәбәпле бер елга күчерелгән иде. Аның исеме барыбер "2020" булып калды. Турнир 11 илдә уза.

Беренчелектә COVID-19 аркасында махсус чикләүләр эшли. Ярышларны уздыручы шәһәрләр кемнәрне стадионга кертү турында үзләре хәл итә, ә җанатарларга матчлар алдыннан тест бирергә кирәк. Әмма күрелгән чараларга карамастан, экспертлар Евро-2020дән соңы коронавирусның яңа дулкыны булырга мөмкин дип исәпли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG