Accessibility links

ФСБ Уфа, Пенза һәм Чиләбедә хизбутчылар тоткарлануы турында белдерде


Russia’s FSB security service
Russia’s FSB security service

ФСБ белдерүенчә, июнь азагы-июль башында әлеге шәһәрләрдә "Хизб-ут тәхрирнең" дүрт яшерен бүлгесе бетерелгән.

Федераль иминлек хезмәте Пенза, Уфа һәм Чиләбедә Русиядә тыеллган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән 15 кеше тоткарлаган. Бу хакта ФСБ сайтында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, июнь азагы-июль башында әлеге шәһәрләрдә "Хизб-ут тәхрирнең" дүрт яшерен бүлгесе бетерелгән. ФСБ хезмәткәрләре тентүләр уздырган һәм тоткарланучылардан техника һәм басма материаллар алган.

Махсус хезмәтләр мәгълүматынча, тоткарланучылар - русияләр һәм Үзәк Азия илләре ватандашлары. Алар "Русиядә террорчыл идеология тараткан" һәм оешмага чит илдәге "Хизб-ут Тәхрир" кешеләре кушуы белән мөселманнарны һәм эшкә килгән мигрантларны җәлеп иткән дип белдерелә ФСБ хәбәрендә.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG