Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносының конкурс програмына өч татар фильмы керде


Режиссер Илдар Ягъфәров
Режиссер Илдар Ягъфәров

Конкурс програмында коронавирус пандемиясенә багышланган фильм да бар.

Сентябрьдә Казанда узачак XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале бәйгесендә татар телендәге өч фильм катнаша.

Тулы метрлы фильм номинациясенә режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез?" әсәре керде. "Документаль тулы метражлы фильмнар" номинациясендә җиңү өчен режиссер Алмаз Нургалиевның "Җиде утрау арасында" картинасы көрәшәчәк. Татар телендәге тагын бер фильм "кыска метражлы документаль фильмнар" номинациясендә тәкъдим ителәчәк - бу Булат Минкинның "Берүзе" фильмы.

Узган атнада Уфада Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез?" фильмының премьерасы узган иде. "Җиде утрау арасында" фильмы Актаныш районының Өшәр авылында яшәүче бердәнбер Габдулла Хәйбуллинга багышланган. Узган ел журналистлар Габдулла Хәйбуллин янына күп тапкырлар килеп йөргәннән соң, ул коронавиустан үлеп китте.

Конкурс програмында Татарстаннан барлыгы 14 фильм күрсәтеләчәк. Шуларның унысы "Милли конкурс" махсус номинациясендә. Болар – Ләйлә Сәлахетдинованың "Махом", Айнур Зиннәтовның "Күзләр салкынчалыгы", Галиябану Бәхтиярованың "Айрат - Гаҗәеп дигән сүз", Наталья Топалның "Бәхетле булыгыз", Әмир Галиәскәровның "Авылда соңгылар", Сергей Киатровның "Шаман", Александр Далматовның "Мине өйдә көтәләр", Елена Ермолина һәм Евгений Тишкинның "Усак артында урман", Таня Черногузованың "Юха" һәм Оксана Синчугованың "Нуленчеләр" фильмнары.

Сергей Батаевның "Сугышчан балык" дигән тагын бер фильмы кыска метражлы уен фильмнары номинациясендә тәкъдим ителәчәк.

Быел Башкортстан фильмнары конкурс програмында юк.

Кинофестивальнең конкурс програмына Төркия, Бангладеш, Франция, Казакъстан, Азәрбайҗан, Иран, Израиль, Япония, Үзбәкстан, Катар, Болгарстан, Кытай, Пакыстан, Кыргызстан, Бельгия, Таҗикстан, Малайзия, Тунис, Алжир һәм башка илләрдән барлыгы 50 фильм керде.

Җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләячәкләр: уен тулы метражлы фильм, кыска метражлы уен фильмнары, документаль тулы метражлы фильмнар, кыска метражлы документаль фильмнар һәм 2017 елда Татарстан кинематографистларына ярдәм йөзеннән оештырылган номинация – милли конкурс.

Шунысы кызык, конкурс програмында Үзбәкстаннан Шокир Холиковның коронавирус пандемиясенә багышланган "Мир, вирус, кеше, табигать" фильмы күрсәтеләчәк.

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-10 сентябрь көннәре узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG