Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект": Русия хөкүмәте сайлаулар алдыннан начар хәбәрләр санын киметәчәк


Икътисад өлкәсендәге начар күрсәткечләрне, коронавирус саннарын сирәгрәк һәм ял көннәре алдыннан гына чыгарырга тәкъдим ителә.

Русия хөкүмәте дәүләт думасына сайлаулар алдыннан халыкка начар хәбәрләрне кимрәк чыгара башларга уйлый. Бу турыда Русия министрлар кабинетына якын чыганакларына таянып "Проект" яза.

Илдәге хәлләр турында мәгълүмат, эшсезлек, инфляция, хезмәт хакын тоткарлаулар кебек статистика саннары атнага бер чыга башлаячак. "Проект" язганча, бу турыда материаллар нигездә чәршәмбе кичке җиделәр тирәсендә чыгачак. Кешеләрне аеруча борчылырга мәҗбүр итә торган мәгълүмат, мәсәлән, коронавирус үлемнәре статистикасы айга бер тапкыр җомга көнне чыгып барачак диелә. Хакимияттә утыручылар халык ял көннәре алдыннан кич яңалыклар белән азрак кызыксына дип саный. Хәзерге вакытта Россия статистика идарәсе саннары көн саен диярлек чыгып бара.

Статистиканы атнага бер генә чыгарып бару идеясе Кремльдә һәм хөкүмәттә медиасәясәт өчен җавап бирүче ике кешегә – президент администрациясе башлыгы урынбасары Алексей Громов һәм хөкүмәт аппараты җитәкчесе урынбасары Леонид Левинга ошый дигән "Проект" чыганаклары. "Проект" фаразлавынча, сайлаулар алдыннан начар яңалыкларны киметү идеясен рәсми төстә расларга да мөмкиннәр.

Аннан алда Петербуг хакимияте шәһәрдә халыкара икътисади форум узган көннәрдә коронавирус саннарын чыгарып баруны туктатып торган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG