Accessibility links

Кайнар хәбәр

Космоска билет саталар. Галәм туризмы турында 7 төп сорауга җавап


Июльдә галәмгә очышлар тарихында зур вакыйга көтелә: ике хосусый ширкәт галәмгә туристларны җибәрергә җыена. Моңарчы галәмгә туристлар инде очкан булса да, хәзер галәм туризмы бизнес модельга әйләнәчәк дип көтелә. Азатлык галәм туризмы турында җиде мөһим сорауга җавап әзерләде.

1. Июльдә галәмгә кемнәр очарга җыена?

Virgin Galactic ширкәте 11 июль көнне Җир әйләнесендә сынау очышы оештыру ниятен белдерде. Анда ширкәт башлыгы, миллиардер Ричард Брэнсон да катнашырга тиеш. Корабта ике пилот һәм дүрт кеше булачак, әлегә Брэнсоннан башка бу – техник белгечләр: баш астронавт-инструктор Бет Мозес, өлкән инженер Колин Беннетт, ширкәтнең вице-президенты Сириша Бандла. Пилотлар – Дэйв Маккей белән Майкл Масуччи.

Ричард Брэнсон, җиһазны һава күтәргән очкыч янында
Ричард Брэнсон, җиһазны һава күтәргән очкыч янында

Virgin Galactic очышы Unity-22 дип аталган галәм корабында узачак. Кораб җирдән 16 чакрым биеклектә очкычтан очып китәчәк, шуннан соң тавыш тизлегеннән дә тизрәк тизләнеп, 2 сәгатьлек очыш башкарачак. Җиһаз Җир шарыннан 80 чакрым биеклеккә күтәреләчәк, бу АКШта галәм башланган чик дип санала. Очышның берничә минуты макрогравитация шартларында узачак, шуннан соң җиһаз кире кайтачак, дип көтелә.

Әлеге очышны туристик дип атап булмый, анда билет сатып алган туристлар булмаячак. Virgin Galactic җитәкчесе Брэнсонны күпмедер дәрәҗәдә турист дип атап буладыр, тик бу очышның төп максаты – туристлар өчен аның имин булуын күрсәтү, шуңа ширкәт башлыгы анда үзе катнаша да. Барысы да уңышлы барса, әлеге очыш ширкәтнең галәм туризмы бизнесына юл ачарга тиеш була.

Очыш 11 июльгә, Казан вакыты белән 16:00гә планлаштырылган. Ул һава торышы яхшы булса һәм техник проблемнар булмаса, башкарылачак. Авырлыклар булса, ул берничә көнгә кичектерелергә дә мөмкин. Ширкәт очышны туры эфирда күрсәтергә җыена.

ЯҢАРТУ. Virgin Galactic очышы уңышлы узды. Һава торышы шартлары аркасында очкыч 1,5 сәгатькә соңрак һавага күтәрелде. Очкычтан аерылганнан соң җиргә утыруга кадәр якынча 15 минут узды.

Әлеге очыш белән Брэнсон Amazon ширкәте хуҗасы Джефф Безосның ниятенә зыян салды, чөнки июльгә аның да галәм очышы планлаштырылган булган. Һәм, Брэнсон очышны күптән түгел игълан итсә, Безос бу планны күптән әйткән иде.

2. Безос кайчан һәм ничек очачак соң?

20 июль көнне дөньяның иң бай кешеләренең берсе, Amazon ширкәтенә нигез салучы Джефф Безос үзенең Blue Origin ширкәтенең беренче галәм очышында катнашырга ниятли. Аның белән бергә очышта туганы Марк, билет өчен 28 миллион доллар түләгән, әлегә билгесез булган кеше һәм 82 яшьлек хатын-кыз астронавт Уолли Фанк (аның турында бераз астарак) катнашачак.

Джефф Безос Blue Origin җиһазы янында
Джефф Безос Blue Origin җиһазы янында

Очыш өчен New Shepard ракеты һәм капсуласы кулланылачак. Очыш шартлары якынча Virgin Galactic-ныкы кебек булачак. Төп аермасы: "юлчылар" башка ракетта очачак, шуннан соң алар утырган капсула ирекле очуга чыгачак. Шулай ук Җир атмосферасы белән галәм чигенә җиткәч, капсула кире кайтачак. Ул парашют ярдәмендә чүлгә утырырга тиеш булачак.

Безос галәмгә очарга биш яшеннән бирле хыялланган. 2000 елда миллиардер Blue Origin хосусый галәм ширкәтен нигезләгән, хәтта аның өчен Техастагы ранчосында урын да аерып биргән. Күпсанлы сынаулар, хаталар, казалар узып, Безос ниһаять үз максатына ирешүгә якынлашты. Безос та беренче очышта үзе катнашып, ракет, кораб һәм очыш иминлегендә шикләргә урын юк дип күрсәтергә тели.

Virgin Galactic очышы Безосның эксклюзивлыкка планын бозса да, аның бу очышы кечкенә генә "рекорд" булачак. New Shepard җиһазы Җирдән 100 чакрым биеклеккә менәргә тиеш булачак, ягъни, Virgin Galactic җиһазыннан бераз югарырак.

3. Хатын-кыз астронавт Уолли Фанк кем ул? Аның турында нигә күп язалар?

Безос үзе белән очачак 2 кешенең исемен тулысынча ачмаган, билетны 28 млн долларга сатып алган кеше исеме әле һаман билгеле түгел иде. 1 июль исә ул бер юлчының исемен ачты. Ул – 82 яшьлек американ очучысы Уолли Фанк. Фанк 1960 елларда ук галәм очышына әзерлек сынауларын уңышлы узган, тик һаман галәмгә оча алмаган. "Бер кешенең дә аның кадәр [галәмгә очышны] көткәне юк", дип язды Безос үзе. Ул инстаграмында Фанк белән видеоны да чыгарды.

Уолли Фанк
Уолли Фанк

Фанк та галәмгә очыш турында балачактан хыялланган. Хатын-кызлар өчен галәм очышына сынауларны уңышлы узуын белгәч, ул кичекмәстән анда гариза биргән. 1961 елда Уильям Лавлейс галәмгә оча алачак 25 хатын-кызны сайлап алган, ул галәмгә хатын-кызлар да оча алачагына ихластан ышанган. 21 яшьлек Фанк төркемдә иң яше булган, сынауларда ул рекорд куйган, уңышлы узган 13 хатын-кыз исемлегенә кергән. Тик сәяси һәм хәрби сәбәпләр аркасында, ул очыш булмый калган. Галәмгә очкан беренче хатын-кыз Совет берлегеннән Валентина Терешкова булган, аннан соң 20 ел соңрак АКШтан Салли Райд галәмгә очкан. Фанк исә авиация өлкәсендә хезмәт иткән.

Галәмгә очу хыялыннан беркайчан да баш тартмыйча, ул гел төрле програмнарга гаризалар биргән, алар барысы да уңышсыз булган. Фанк галәмгә турист булып булса да эләгергә теләгән, төрле ширкәтләрдә бронь ясаган (шул исәптән Брэнсонның Virgin Galactic ширкәтендә дә). Һәм менә хәзер Безос аның хыялын тормышка ашырырга тели.

Blue Origin корабының эчке күренеше
Blue Origin корабының эчке күренеше

Безос Фанкны очышка мәртәбәле кунак булып бушлай катнашырга чакырган. Медиа моны бик шәп пиар алым булып та, гади кешегә "чын бүләк" буларак та бәяли. Матур тәкъдим булу сәбәпле, бу хәбәр нык таралган, Уолли Фанк турында күп язалар, сөйлиләр.

Моннан тыш, Фанк тагын бер рекорд куя ала. Очышта катнашса, ул галәмдә булган иң карт кеше буларак та тарихка керә ала. Әлегә бу рекордка АКШ астронавты Джон Гленн ия. 1998 елда ул 77 яшендә үзенең икенче һәм соңгы галәм очышын башкарган. Фанкка исә хәзер 82 яшь.

4. Моңарчы галәмгә туристларның очканы инде булган бит?

Әйе, галәм туризмы тарихы 2000нче еллар башында ук башланган. Хәтта аңарчы да мондый омтылышлар булган. Беренче галәм туристы АКШ укытучысы Кристи Маколифф булырга тиеш иде, ул 1986 елда "Челленджер" шаттлы казасында һәлак булган. Шуннан соң АКШ хөкүмәте туристларга галәмгә очышларны тыйган канун кабул иткән. 1990 һәм 1991 елларда галәмгә беренче "түләүле" космонавтлар (Япониядән Тоёхиро Акияма һәм Британиядән Һелен Шарман) очкан, тик алар турист булып саналмаган.

Деннис Тито, тарихта беренче галәм туристы
Деннис Тито, тарихта беренче галәм туристы

Галәмдә беренче турист дип чыгышы белән Италиядән булган АКШ эшкуары Деннис Тито санала. 2001 елның 28 апрелендә ул Русиянең "Союз" корабында астронавтлар белән очып, Халыкара галәм станциясенә барды, Җиргә 6 май көнне кайтты. Якынча 7 тәүлек һәм 22 сәгать дәвам иткән сәфәр өчен Тито 20 миллион доллар түләде.

2000нче елларда барлыгы җиде турист Халыкара галәм станциясенә барды, бу сәфәрләре өчен алар 20дән 35кә кадәр миллион доллар түләде. Русия галәм оешмасы оештырган бу програм 2009 елда туктатылды.

2010нчы елларда берничә АКШ хосусый ширкәте галәмгә туристик очышлар програмнарын әзерли башлады. Алар моны уңышлы башкара алса, галәмгә туризм даими булачак, дип өметләнә футурологлар.Брэнсон һәм Безос очышлары шуның белән мөһим, алар галәмгә туристлар очуның тулы бер өлкәсен ачып җибәрә ала. Туристларның галәмгә очуы исә, үз чиратында, галәмне өйрәнүгә файдалы булачак, киләчәктә, ул Айга һәм Марска сәфәрләрне оештыруга да, анда колонияләр төзүгә дә юл сала ала, дип саный белгечләр.

5. Галәмгә очу күпме тора?

Гади турист өчен киләчәк очышлар бәяләре әлегә билгеле түгел. Югарыда әйтелгәнчә, Blue Origin корабында беренче очыш өчен аукционда җиңгән кеше 28 миллион доллар түләгән. Беренче галәм туристлары да билетлары өчен 20-35 миллион доллар тирәсендә түләгән.

Галәмгә туристик очыш гадәткә кергәч, бер билет бәясе 200-300 мең доллар чамасы булачак, дип көтелә. Virgin Galactic билетларны алдан сатуны нәкъ бу суммага карап оештырды.

Тик бу сумманы якын арада әлегә көтәргә иртә, дип кисәтә белгечләр. Мисал өчен, 2021 елның октябренә билгеләнгән Crew Dragon очышына бер билетны 55 миллион долларга саталар.

6. Очышлар чыннан да галәмгә башкарыламы? Әллә сүз суборбиталь очыш турында гынамы?

Җир әйләнәсенә чыгу өчен шактый көчле һәм кыйбат ракет булуы кирәк, шуңа мондый билетлар дистәләрчә миллион доллар тора. Моннан тыш, берничә көн гравитациясез чыдар өчен, очышны сәламәт кенә үткәрү өчен "юлчыга" шактый югары медицина таләпләре куела.

Шуңа күрә Blue Origin да, күпсанлы башка ширкәтләр дә игътибарны суборбиталь туристик очышларга өстенлек бирә. Бу очракта кораб галәмнең халыкара чиген уза (Карман сызыгы), экипаж берничә минут авырсызлык хәлендә булып ала, Җирнең гүзәл манзарасын күрә, шуннан соң кораб кире кайта. Мондый очыш бәя буенча да, юлчыларга медицина таләбе белән дә оптималь санала. Шул ук вакытта туристлар берничә минут булса да, чын галәмдә булып ала.

"Blue origin" очыш планы
"Blue origin" очыш планы

Ә менә Роскосмос оештырган 7 туристик очыш чын галәмдә булган, очышлар Халыкара галәм станциясенә башкарылган. Кешелекнең техник мөмкинлекләре арткач, киләчәктә галәмгә туристик очышлар күбәюен көтеп була.

7. Галәмгә тагын кемнәр очарга җыена?

Әлбәттә, галәмгә туристларны җибәрү бизнесы бик керемле булу сәбәпле, бу юнәлештә күп хосусый ширкәтләр эшли. Аерым алганда, SpaceX башлыгы Илон Маск та күптән мондый очышлар турында хыяллана, Crew Dragon-ның мондый очышы 2021 елның октябренә планлаштырылган. Андый очышлар берничә көн дәвам итә ала. Киләчәктә Маск кешеләрне хәтта Айга кадәр йөртергә җыена (кире кайтару да каралган).

Туристларны галәмгә җибәрүне Роскосмос та кайтарырга җыена. Киләсе ике "түләүле" турист Халыкара галәм станциясенә 2023 елда очачак дип көтелә. Моннан тыш Роскосмос Галәм станциясенә 10-30 көнлек "турлар" оештырырга да планлаштыра.

Тагын бер кызыклы проект идеясен АКШ ширкәте Axiom Space тәкъдим иткән. Ширкәт хосусый галәм станциясен булдырырга тели, анда очкан кешеләр озак вакыт дәвамында галәм һәм Җир шары манзарасы белән хозурлана алачак.

Гомумән, гади кешеләрнең галәмгә очышы әкренләп булса да, хыялдан чынбарлыкка әйләнә бара. Илон Маскның Марста колония оештыру максатын да онытмаска кирәк. Якын арада очыш оештырырга җыенган Джефф Безос исә Җир шары әйләнәсендә орбиталь шәһәрләр төзәргә хыяллана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG