Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга вакцина кайтуда тоткарлыклар килеп чыккан


Казан поликлиникасында вакцинага чират
Казан поликлиникасында вакцинага чират

Сәбәбе - вакцина ясатучылар арткан.

Алга таба Татарстанда вакцина ясатуда тоткарлыклар булуы ихтимал. Бу хакта 9 июльдә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Татарстанга вакцинаны соңгы тапкыр 7 июльдә китерделәр. Хәзер вакцина ясату темпы шундый дәрәҗәгә җитте ки, без дозалар белән тоткарлыклар булачагын фаразлыйбыз. Халык аңлап кабул итсен иде. Сәламәтлек саклау системы тиз арада вакцина китерү өчен барысын да эшли. Федераль үзәктән китерелүгә аларны без бер сәгатьтән тарата башлыйбыз. Эшне бер секундка да туктатмыйбыз", диде ул.

Министр урынбасары Татарстан халкына күпме вакцина калганын тәгаенләмәде.

Узган тәүлектә республикада 18 мең кеше коронавирустан вакцина ясаткан.

Шул ук вакытта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе 47 оешмага хезмәткәрләренә вакцина ясатырга тиешлекләре турында фәрман юллаган. Моны тикшерүчеләр әлеге оешмаларның хезмәткәрләре арасында коронавирус йоктыручылар булуы белән аңлатты. Роспотребнадзор билгеләнгән вакыт эчендә оешмалар үз хезмәткәрләренә вакцина ясатырга тиеш.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, Роспотребнадзор кафе-рестораннарга төнге вакытта эшләргә рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итүне туктатты. Корбан бәйрәме ничек узачагын республиканың оператив штабы кабул итәчәк.

Узган тәүлектә Татарстанда 45 кешедә COVID-19 ачыкланган. Пандемия башыннан республикада үлемнәр саны 557 очракка җитте. Бүгенгә Татарстанда 639 мең кеше вакцина ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG