Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең Сәет Нурси китапларын тыю турында карарын кире каккан


Эш яңадан карар өчен кайтарыла.

Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәет Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан. Әлеге эш кире каралачак, дип хәбәр итә юрист Руслан Нәгыев үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә.

"Бу карарга каршы биргән апелляция шикаятьләребездә әлеге эш нигезендә башка җинаять эше өчен башкарылган психологик-лингвистик һәм дини экспертиза ята дип әйтеп килдек" дигән Нәгыев.

Бу эксперт бәяләмәсе канун таләпләренә туры килми, чөнки бер яклы гына эшләнгән, ягъни процесста катнашучылар экспертларны сайларга да, аларга сорау бирергә, билгеле бер оешма экспертлары хезмәтеннән баш тарту, аларның белемнәрен шик астына кую кебек хокуклары булмады ди адвокат.

Моннан тыш, мәхкәмә карарында һәр басманы анализлап, кайсы битендә кайсы юллар, кайсы сүзләрне экстремист дип бәяләп булуы да әйтелмәгән диелә. Алай гына да түгел, бу китаплар төрекчә язылган, русчага тәрҗемәләре мәхкәмә игътибарына китерелмәгән, димәк хөкемдар төрек телен белмәгәч бу китапларны укып, экстремистлык бармы-юкмы икәнен белә алмый дип яза Руслан Нәгыев.

Русия мәхкәмәләренең Сәет Нурсиның "Рисалә-и-Нур" китапларын тыюы сүз иреген гарантияләүче Европа кеше хокуклары конвенциясен боза, дип искәртә адвокат. Моңа кадәр чыгарылган ике мәхкәмә карары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять ителгән булган, шикаять бирүчеләрнең берсенә мәхкәмә Русиядән компенсация түләттерәчәк дип язган Нәгыев.

20 апрельдә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе прокуратураның Сәет Нурсиның төрек телендәге китапларын экстремист материал дип тану турында таләбен канәгатьләндерде.

"Мәхкәмә хәтта мәхкәмә башкара торган комплекслы экспертиза билгеләп тә тормады, прокуратура биргән экспертиза белән чикләнде" дигән иде Нәгыев.

Дин галиме Сәет Нурсиның төрек телендә чыккан китапларын мәхкәмә экстремистлыкка тикшерәсе гыйнварда билгеле булды. Аңарчы Чаллыда бер төркем мөслимәләргә Сәет Нурси китапларын укыган өчен җинаять эше ачылган иде. Русиядә китапларның урысчасы тыелган, әмма мөслимәләр төрекчәсен укыган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG