Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ялларда COVID-19 белән 10 кеше үлгән, тагын 413 кеше чирли башлаган


11 июльдә Башкортстанда пандемия башынан иң зур тәүлеклек күрсәткеч теркәлгән – коронавирус 208 кешедә рәсман расланган, тагын 136 кешедә пневмония ачыкланган.

Башкортстанда яңа төр коронавирус белән чирләүчеләрнең рәсми саны кискен арткан. 10, 11 июль көннәрендә тагын 413 кешедә бу чир рәсман расланган. Бу пандемия башыннан иң зур тәүлеклек күрсәткечләр. Якшәмбе тагын 136 кешегә пневмония диагнозы куелган.

Шул ук вакытта коронавирус белән чирләп авыр хәлдә ятучылар саны да нык үскән. Хәзер 52 кеше реанимациядә, 9 кеше үпкә җилләтүгә тоташтырылган диелә. Яллар алдыннан авыр хәлдәгеләр 35 кеше булган. Барлыгы 491 кеше хастаханәләрдә дәвалана, 2312 кеше бу авыру белән көрәшә диелә.

Шимбә алты кеше, якшәмбе – тагын дүрт кеше COVID-19 диагнозы белән үлгән, республикада барлыгы 650 кешенең бу чирдән үлүе рәсман танылган.
Шул ук вакытта Русиядә дә коронавирус үлемнәренең моңарчы күрелмәгән тәүлеклек саннары рәсман теркәлә.

10 июльгә 752 кеше, 11 июльдә 749 кешенең бу чирдән үлгәне рәсман хәбәр ителде. Узган атна эчендә 5 меңнән артык кеше коронавирустан үлгән.

Вирус йоктыручыларның тәүлеклек күрсәткечләре дә арта – 11 июльгә тагын 25 033 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

Татарстанда соңгы айларда беренче тапкыр коронавирус йоктыруның тәүлеклек күрсәткечләре 50дән артты. Хәзер республикада 2456 кеше коронавирустан дәвалана, барлыгы 565 кешенең үлеме рәсман танылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG