Кубада 11 июльдә диктатура һәм коммунистик хакимияткә каршы протест чаралары узды. Reuters мәгълүматларына караганда, Һавана һәм башка шәһәрләр урамнарына меңләгән кеше чыккан. Алар хакимияткә каршы шигарьләр кычкырган, президентны вазифасыннан китүен таләп иткән һәм хакимиятләрнең пандемиягә каршы көрәш гамәлләрен тәнкыйтьләгән.
Протестка чыгучылар шулай ук халыкны коронавируска каршы вакцина белән тәэмин итүне, көн саен электр энергиясен өзүне туктатуны һәм азык-төлек, дарулар дефицитын хәл итүне сораган. Һавана урамнарына куәт оешмаларының пулеметлар белән коралланган машиналары чыккан дип яза Reuters.
Соңгы тәүлектә илдә COVID-19 йоктыруның рекордлы саны теркәлде - җиде мең тирәсе. Бу узган атналар белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк. Протестта катнашучылар хакимиятләрдән вакцина ясау темпларын тизләтүне сорый.
Элегрәк Куба Русия һәм Кытай вакциналарыннан баш тартты һәм фәкыйрь илләргә вакцина җибәрергә ярдәм итүче COVAX програмында да катнашмый. Узган атнада Кубада Abdala 2 дип аталган үзләрендә җитештерелгән вакцина теркәлде.
Соңгы такыр хакимияткә каршы протестлар Кубада 30 елга якын элек булган иде.
Президент Мигель Диас-Канель утрауда вазгыятьне киернкеләтүдә АКШны гаепләде. Ул коммунистларны урамнрга чыгып, демонстрантларга каршы торырга чакырды. Аның сүзләренчә, инкыйлабны яклау вакыты җитте.
АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан демонстрантларга теләктәшлек белдерде һәм Вашингтон тыныч протестларда катнашучыларга карата көч куллануларны хөкем итәчәк диде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!