Accessibility links

Мәскәүдә Корбан бәйрәменә мәчетләргә җыелу тыела


Бәйрәм онлайн форматта узачак.

Мөселманнарның Корбан бәйрәме быел Мәскәүдә онлайн узачак. Бу хактагы карарны Русия мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы чыгарган. Гает намазы Җәмигъ мәчетендә генә укылачак, башкаларында уку киңәш ителми.

"Мәскәүдә гает намазы бары тик Җәмигъ мәчетендә генә имамнар, мөәзиннәр һәм мөфти урынбасарлары катнашында узачак. Башка мәчетләрдә һәм мөселманнар оешмаларында бәйрәм намазы уздыру киңәш ителми. Барлык мөселманнарга бәйрәм кәефен үз йортларында, гаиләдә тудырырга, мөфти вәгазен онлайнда тыңлау зарур", диелгән Русия мөселманнары диния нәзарәте сайтында. Әлеге карар коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Роспотребнадзор киңәшләре һәм Мәскәү хакимияте карарына нигезләнеп кабул ителгән.

Шул ук вакытта Русия мөселманнары диния нәзарәтенә караучы төбәк диния нәзарәтләре гает намазы укуны төбәктәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып уздыра алачак. Мөфти Равил Гайнетдин вәгазен "Россия 1" телеканалы тапшырачак.

11 июльдә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә коронавирус йоктыручылар саны арту туктады дип белдерде. Пандемия башыннан Мәскәүдә 1,4 млн кеше коранавирус йоктырган, 23,6 мең кеше әлеге чирдән үлгән.

Татарстан мәчетләрендә Корбан гаете намазы укылачак. Казанның 16 урынында һәм башка шәһәр һәм районнарда корбан чалу урыннары билгеләнгән, алар өч көн дәвамында эшләячәк дип белдерә Татарстан мөфтияте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG