Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янгыннан соң Каракүл авылындагы йортларны 1 сентябрьгә төзеп бетермәкчеләр


Каракүл авылы
Каракүл авылы

Омски өлкәсендәге татарлар яшәүче Каракүл авылын 1 сентябрьгә төзеп бетермәкчеләр. Май башында анда янгын чыгып 33 йортның 14ен көлгә әйләндергән иде.

"Губернатор Александр Бурковның Каракүл авылын 1 сентябрьгә кадәр тергезү турындагы күрсәтмәсе үтәләчәк. Янгында зыян күрүчеләр өчен барлыгы 10 миллионнан артык акча җыелды. Аларның күп өлеше хәйрия һәм төбәктән матди ярдәм булды", диелгән Омски хөкүмәте сайтында.

Төзелергә тиешле 10 йортның әлеге вакытта алтысы җыелган, аларның бишесенең түбәсе ябылган. Бер йорт тапшырылырга тора. Бер йортны якынча 400 мең сумга төзиләр.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.

Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Татарстан хөкүмәте 3 млн сум җибәрде, эшмәкәр Тамир Әлимбәков - 1 млн сум. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан. Омски хакимияте 2,7 млн сум тирәсе акча бүлде. Моннан тыш, 2,5 тонна һуманитар ярдәм җыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG