Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага килгән милли битлекләр

Уфада узган VI халыкара фольклориада кысаларында Башкортстанның дәүләт муззенда битлекләр күргәзмәсе оештырылды. Аның максаты – халыкларның мәдәни мирасы буларак, битлекләргә игътибар юнәлтү, кызыксындыру уяту. Күргәзмәдә барлыгы 24 илдән китерелгән битлекләр куелды.

Битлекләр төрле халыкта төрле максаттан файдаланылган. Мәсәлән, агачтан ясалган, ташлар, кеше чәче белән бизәлгән Чилиныкы дини бәйрәмнәрдә кулланыла. Һиндстан битлеге Дурга Алласын гәүдәләндерә. Аны яз уңыш булсын өчен уздырыла торган Парва Чау фестивалендә кулланалар. Азатлык кайбер илләрдән әлеге күргәзмәгә килгән битлекләр белән таныштыра.

XS
SM
MD
LG