Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Стопкоронавирус.рф" сайты актив очраклар статистикасын күрсәтми башлады


Коронавирус белән хәзерге вакытта авыручылар саны күрсәтелми. Сайт администрациясе моны медиаларның әлеге саннарны дөрес аңлатмавы белән бәйли.

Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабының "Стопкоронаврус.рф" сайтында авыруның актив фазасындагы кешеләр саны чыкмый башлады. Соңгы тапкыр бу мәгълүмат 8 июльдә күрсәтелгән. Ул вакытта Русиядә 423 422 кеше COVID-19 белән чирли диелгән.

Сайтка мәгълүмат куеп баручы хезмәт РБКга аңлатканча, "актив очраклар" баганасы пандемиянең ничек баруын күрсәтүче мәгълүмат булып тора, аны динамикада гына карарга кирәк. Ләкин кайбер медиалар бу санны дөрес аңлатмаган дигәннәр сайт хуҗалары. Шуңа күрә "актив очраклар" баганасын кирәксез мәгълүмат буларак бетерергә карар бирелгән диелә.

Актив очраклар санын чирне йоктыручылар саныннан терелүчеләр санын алып белергә була диелә.

Русия хакимиятен коронавирус саннарын ялганлап күрсәтүдә гел гаепләп киләләр. Июньдә коронавирус белән авыручылар саны туктаусыз артып килде, июльдә исә хакимият бу санны күрсәтми башлады.

Мәсәлән, Петербурда, рәсми саннарга карый, 9 июльдә нибары 711 кеше коронавирус белән чирләгән. Ләкин шул ук вакытта андый авыруларны дәвалый торган хастаханәләр 90 процентка тулган булган, бу исә стационарларда гына да 10 мең пациент ятканын аңлата.

Күптән түгел билгеле булганча, https://www.fontanka.ru/2021/07/10/70018313/?utm_source=t декабрьдә Петербурда COVID-19 400 меңнән артык кешедә рәсман расланган. Әмма оператив штабның рәсми статистикасында ул вакытта 140 меңнән кимрәк очрак кына күрсәтелгән.

Июньдә Медиазона исәпләп чыгарганча, 2020 елда пневмониядән үлемнәр саны 140 процентка, ә "картлыктан" үлүчеләр саны 20 процентка үскән. Басма Русия төбәкләре махсус рәвештә COVID-19 үлемнәренең зур өлешен башка авырулар китереп чыгарган үлем буларак теркәгән дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG