Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган тәүлектә коронавирустан 780 кеше үлгән


Рәсми саннарга караганда, Русиядә COVID-19 үлемнәренең пандемия башыннан иң зур күрсәткече теркәлде – 780 кеше.

Узган тәүлектә Русиядә коронавирус тагын 24 702 кешедә рәсман теркәлгән. Кичә 25 140 кешедә COVID-19 рәсман ачыкланганы хәбәр ителгән иде. Бер тәүлектә 780 кеше үлгән – бу пандемия башыннан иң зур тәүлеклек күрсәткеч.

Татарстанда тагын 43 кешенең яңа төр коронавирус белән чирли башлавы әйтелә. Иң югары күрсәткечләр элеккечә Мәскәүдә (4 991 яңа очрак), Мәскәү өлкәсендә (2 550 яңа очрак, Петербурда (1 936 яңа очрак).

Пандемия башыннан илдә барлыгы 5 833 175 кешегә COVID-19 йоккан дигән сан китерә рәсми статистика. Барлыгы 144 492 кеше үлгән.

Татарстанда 13 июльгә 567 кеше, Башкортстанда – 661 кеше коронавирустан вафат булган дигән рәсми саннар китерелә. Башкортстанда берничә көн рәттән яңа очракларның рекордлы саннары теркәлә. Узган тәүлектә тагын 225 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG