Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылык сәбәпле Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән


Республика терлек азыгы белән үз-үзен тәэмин итә алмаслык дәрәҗәгә җиткән.

Татарстанда корылык сәбәпле 42 районда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров социаль челтәрдә баручы "ТатарстанОнлайн" дип аталган тапшыруда туры эфир вакытында белдерде.

"Быел бик авыр ел. Яз көне ул матур итеп башланган иде. Яңгырлар да үз вакытында яуды. Ләкин аннан нәтиҗәле явым-төшемнәр булмавы эшкә үзгәрешләр кертте. Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәлләр тәртибе кертелде. Бары Чүпрәле районы гына бу исемлеккә кермәде. Әгәр дә мондый һава торышы дәвам итсә, аларда да бу тәртип кертелер, мөгаен", диде ул.

Министр сүзләренчә, соңгы көннәрдә булып узган яңгырлар бөртеклеләрне коткарып кала алмаячак, чөнки урып-җыю эшләре инде башланган. Хәзер республикада терлекләргә азык әзерләү проблемы кискенләшкән.

"Бүген терлек азыгы мәсьәләсе беренче урында тора. Авыл хуҗалыгындә эшләүчеләргә җиңел түгел. Күпъеллык үләннәр әзерләүнең беренче өлешен тәмамладык. Бүген барлык районнар да диярлек терлек азыгын чит төбәкләрдә әзерлиләр. Күрше төбәкләрдә безгә җир бирде, анда бер өлешен үзебез әзерлибез, кайберен сатып алабыз. Кошчылык, дуңгызчылык комплексы Русиядә ашлык сатучылар белән килешү эшләре алып бара, килешүләр төзи", диде Җаббаров.

Бүген эре терлекчелек хуҗалыкларыннан тыш, кече хуҗалыкларда 300 мең баш терлек бар дип исәпләнә. Авыл хуҗалыгы министры баш санын саклап калу өчен тырышачакларын белдерде.

Июнь азагында Татарстанда 38 районда гадәттән тыш хәлләр тәртибе кертелгән иде. Корылык сәбәпле, терлек азыгы 30 процентка арткан дип әйтелде. Узган Дәүләт шурасы сессиясендә депутатлар биш районны аерып калдыруда Гидрометеорология идарәсен гаепләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG