Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның "Умное голосование" тауар билгесенә хокукларны сарык йоны белән сату итүче ширкәт терки


Алексей Навальный
Алексей Навальный

"Вулинтертрейд" ширкәтендә нибары өч кеше эшли диелә.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный проекты булган "Акыллы тавыш бирү" ("Умное голосование") билгесенә тышкы күренеше белән тулысынча туры килүче тауар тамгасына хокукларны Ставрополь краеннан "Вулинтертрейд" ширкәте терки. Бу ширкәт сарык йоны сату белән шөгыльләнә диелә.

Роспатентка бирелгән теркәлү гаризасы Сәнәгать милкенең федераль институты сайтында чыккан. Әгәр хокукларын расласалар, "Вулинтертрейд" "Умное голосование" логотибын сәяси җыелышлар оештыру өчен дә куллана ала, чөнки бу тауар билгесен ширкәт Тауар һәм хезмәтләрнең халыкара классификациясенең барлык мөмкин булган класслары белән дә терки диелә. Шул ук вакытта, юридик затлар турында мәгълүмат туплаган "Контур.Фокус" сайтына карый, "Вулинтертрейд" ширкәтендә бары өч кеше эшли.

Алексей Навальный көрәштәше Леонид Волков "Вулинтертрейд" оппозициянең "Акыллы тавыш бирү" сәяси проектына бернинди дә катнашы юк дип белдерә. "Ачык медиа" әлеге ширкәтнең мөдире Даниял Умаровка чыгып караган, тик ул телефоннан шалтыратуга җавап бирмәгән.

"Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елда сайлаулар вакытында "Бердәм Русия" монополиясен җимерү өчен башлап җибәргән иде. Сайлаучыларга "Бердәм Русия"дән намзәтне җиңәргә иң зур ихтималы булган хакимияткә каршы намзәт өчен тавыш бирергә тәкъдим ителә.

"Акыллы тавыш бирү" алымын 2019 һәм 2020 елда сайлаулар вакытында кулландылар. Ул Мәскәү шәһәр думасына, Томски, Новосибирски шәһәрләре парламентларына сайлауларда да кулланылды. Соңгы ике шәһәрдә Навальный тарафдарлары депутат мандаты алуга иреште. Шушы ук алымны Навальный көрәштәшләре сентябрьдә узачак Русия думасы сайлауларында да файдаланырга ниятли.

Июньдә Роскомнадзор Google-дан "Акыллы тавыш бирү" сайтын ябуны таләп итте. Роскомнадзор әлеге ресурс кулланучыларның шәхси мәгълүматын эшкәртү кагыйдәләрен боза дип саный.

2020 ел сентябрендә Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" проектын тагын да киңрәк кулланачакларын белдерде. Бу проектны юкка чыгарып булмый, чөнки ул интернетта, диелде. Экспертлар Telegram һәм WhatsApp-та урнашкан чат-ботларны куллану бу проектны "томалап булмый торган диярлек" итә дип бәяләде.

Шул ук вакытта 2021 елда яңа кануннар кабул ителгәннән соң Роскомнадзор сайтларны мәхкәмә аша гына түгел, ә мәхкәмәгә бирми генә дә томалау мөмкинлеге алды. Моның өчен сайлау комиссиясенең әлеге ресурс канунсыз үгетләү эше алып барганын тануы кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG