Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роструд вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә рөхсәт итте


Өйдән эшләүчеләр дә вакцина ясатырга тиеш ди Роструд.

Бизнесның кайбер өлкәләрендәге ширкәт җитәкчеләре коронавирустан вакцина ясатудан баш тарткан хезмәткәрләрен хезмәт хакы түләмичә эштән читләштерергә тиеш булачак. Бу бары тик табиб күрсәтмәсе белән вакцина ясатырга ярамаган кешеләргә генә кагылмый. Бу хакта хезмәт һәм мәшгульлек федераль агентлыгы (Роструд) документына сылтанып"Известия" яза.

Роструд аңлатуынча, мондый чаралар, аерым алганда, Хезмәт кодексында һәм "Инфекцион авырулар иммунопрофилактикасы турында" канунда каралган.

Әгәр хезмәткәр вакцинадан баш тарта икән, ул бу хакта язма рәвештә гариза тапшырырга тиеш. Моннан соң эш бирүче аны читләштерү турында фәрман чыгара. Читтән торып эшләүгә күчү альтернатива була алмый диелә. Өйдән эшләүчеләр дә вакцина ясатырга тиеш.

Документка ярашлы, эштән читләштерә башлау вакыты төбәктә вакциналаштыру чорына бәйле. Әйтик, Мәскәүдә гомум туклану һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе эшчеләре 15 августка кадәр вакцина ясатып бетерергә тиеш.

  • Русиядә җәен коронавирус таралуның яңа дулкыны башланды.
  • Илдә вакцина 2020 ел ахырында ясатыла башлады. Моның өчен Русиядә җитештерелгән вакциналар кулланыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, вакцинаның беренче дозасын русияләрнең 20 проценты алган. Ике дозасын да - 13 проценты.
  • Русиядә пандемия башланганнан бирле, рәсми саннарга караганда, COVID-19 йоктыруның 5,5 миллионнан артык очрагы теркәлгән. 145 мең авыру үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG