Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сынау рәвешендә электробус йөри башлады


Сынауны экологияне яхшырту ихтыяҗы белән аңлаталар.

Казан урамнарында сынау рәвешендә беренче электробус йөри башлады. Ул өченче номерлы троллейбус маршрутыннан, "Елга порты"нан башлап, Глушко урамына кадәр йөриячәк. Сынау 3 ай дәвам итәчәк. Моның турында Казан мэриясе хәбәр итә.

Шәһәр идарәсе бу сынауны экологияне яхшырту ихтыяҗыннан алып баруын аңлатты. "Һаваның 75% пычрануы автомобильләргә бәйле. Хәзер безнең күп кенә автобуслар газ-мотор ягулыгында эшли", диде Казан мэры Илсур Метшин. Алга таба ул шәһәрдә автобуслар электробусларга алышыныр дигән өмет белдерде.

Электробус 80 юлчыга исәпләнгән, 35 кешегә утыру мөмкинлеге бар. Моннан тыш, мэрия белдерүенчә, алар аз мобильле кешеләргә дә яраклаштырылган, түбән идән һәм пандус каралган. Шәһәр транспортының инвалидлар өчен җайлы булмавы өчен еш кына Казан мэриясен тәнкыйтьлиләр.

Электр энергиясе транспортка тулысынча бөтен маршрутны узарга җитәчәк, моннан тыш аның запасы да була, дип хәбәр ителә. "Елга порты" тукталышында җиһазланган тиз кору станциясе әзерләнде. Ул 10-15 минутта электробусны 70%-ка кадәр корырга мөмкинлек бирә.

Экология ягыннан чиста дип саналган электробуслар дөнья буйлап популярлыгын яулый. Bloomberg фаразына күрә 2025 елга Кытайда 600 мең, Европада 12 мең, АКШта 4700 электробус йөриячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG