Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә су басу корбаннары 58гә җиткән


Германия
Германия

Иң зур зыян Арвайлер районына килгән, анда 1300 кеше белән элемтә югалган.

Германиянең көнбатыш төбәкләрендә көчле яңгырлар аркасында елгалар ярларыннан ташып, буалар ерылган. Күп җирләрне су баскан. Германия хакимияте барлыгы 58 кешенең үлемен хәбәр итте. Кешеләр судан качып йорт түбәләренә менгән, аларны боралаклар белән коткаралар, дип яза Deutsche Welle.

Алты йорт җимерелгән, тагын ким дигәндә 25 йорт җимерелү куркынычы бар, диелә. 3,5 мең кешене вакытлыча сыену урыннарына урнаштырганнар.

Табигать казасының иң көчле өлеше Арвайлер районына туры килгән, анда 18 кешенең үлгәне хәбәр ителә. Полиция хәбәр иткәнчә, Рейн елгасына коючы Ар елгасы ярларыннан чыгып, 5-6 йортны җимергәннән соң, 70 кеше хәбәрсез югалган. Хәзерге вакытта Арвайлер районында яшәгән 1300 кешенең хәбәре юк, алар белән элемтә өзелгән диелә. Бәлки бу кәрәзле телефон элемтәсе булмаганга гынадыр дип тә фаразлана.

Каза күргән районнар белән күрше илләрдә дә корбаннар бар. Бельгиядә тугыз кеше һәлак булган. Нидерландта да зыян күрүчеләр бар дип хәбәр ителә.

15 июль кичендә шулай Мәскәүдә көчле яңгыр булды, Шереметьево һава аланының очып китү юлын су басты. Берничә дистә рейс күчерелде.

Профессор Һанна Клок мондый "көтелмәгән көчле җәйге яңгырлар" "тиз җылына торган климатта" хәзер гадәти күренеш булырга мөмкин.

  • Июньдә көчле яңгырлар Русиянең берничә төбәгендә дә булды. Кешеләрне авыллардан эвакуацияләделәр.
  • Канаданың Тын океан ярындагы аномаль эсселек быел экологик казага китерде. Югары һава температурасы быел Төньяк һәм Көнчыгыш Европада, шул исәптән Русиянең үзәк өлешендә дә теркәлә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG