Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода Олимпиада авылында спортчыларда COVID-19 табылган


Коронавирус өч спортчыда табылган, аларның икесе Олимпиада авылыңда яши.

18 июльә Токиода Олимпия уеннарының оештыру комитеты ярышларга катышы булган ташын 10 кешедә COVID-19 раслануы турында белдерде. Коронавирус өч спортчыда табылган, аларның икесе Олимпиада авылыңда яши. Моннан тыш уеннарны оештыруда катнашучы алты хезмәткәрнең һәм бер журналистның тесты уңай булган.

Барлыгы июль башыннан Олимпия уеннарын уздыру белән бәйле 55 кешедә коронавирус расланды. 17 июльдә Олимпиада авылында авыручы беренче кеше турында билгеле булды, аны 14 көнгә аерым урнаштырганнар.

  • Япониядә Олимпиада уздыруга каршы чыгучылар да күп. Уеннар уздыруга каршы петицияне 450 мең японлы имзалаган.
  • Токиода Олимпия уеннары 2020 елның җәендә узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле аны 2021 елга күчерделәр. Олимпиаданың ачылышы 23 июльдә булачак. Ярышларга тамашычылар кертелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG