Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Гаилә" мәчетендә мәктәптәге атыш корбаннары рухына дога кылдылар


"Гаилә" мәчетендә гает намазы
"Гаилә" мәчетендә гает намазы

Корбан гаетендә Казанның "Гаилә" мәчетендә күршедәге мәктәптә май аенда булган атыш фаҗигасен искә алдылар, һәлак булганнар рухына дога кылдылар, яраланып әлеге көндә хастаханәдә гомерләре өчен көрәшүче балаларга Аллаһтан шифа сорадылар.

Бүген мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Татарстан белән Башкортстанда бүген рәсми ял. Иртән мәчетләрдә гает намазы укылды, аннары инде Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалына башлады. Кем сарык, кем сыер, тана чала. Корбан чалу өч көн дәвам итә.

Казанның "Гаилә" мәчетедә бүген бәйрәм хөтбәсе иртәнге 4тә башланды. Бу – Азино бистәсендәге мәчет. Татар, мөселманнар күпләп яшәгән район булганга күрә һәм тирә-якта "Гаилә" мәчете бердәнбер гыйбадәтханә булганга да, монда намаз кылырга урын калмый, кешеләр урамда урын ала. Җәйге төн җылы, бернинди кыенлык юк, ди бирегә килүчеләр. Башлыча гает намазына ирләр килә, хатыннар исә өйдә ирләрнең кайтуына чәй табыны әзерли. Быел барысы да намазны урамда укыды. беренчедән, пандемия белән бәйле, икенчедән, кемдер эчтә, кемдер тышта калу да матур түгел, барысы да бертигез булсын дигән ният белән оештырылды. Иртәнге дүрт тулыр алдыннан "Гаилә" мәчете ишегалды шыплап тулган иде.

"Гаилә" мәчетендә Корбан гаете
"Гаилә" мәчетендә Корбан гаете

Хөтбәне мәчет имамы Рөстәм Хәйруллин алып барды. Бүген дә гает намазында 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә тугыз кешенең гомерен өзгән, ике дистә кешене яралаган атышны искә алдылар. "Гаилә" мәчете 175нче мәктәпкә терәлеп кенә тора. Мәчеткә йөрүчеләрнең һәрберсе диярлек бу фаҗигане үзенең шәхси кайгысы буларак кабул итә. Күпләр – балаларны коткаруда катнашкан ирләр.

Рөстәм Хәйруллин
Рөстәм Хәйруллин

— Шушы фаҗигадә һәлак булган укытучыларыбыз, балаларыбызны җәннәтле ит, Раббым. Балаларын югалту хәсрәтендә булган ата-аналарның йөрәкләренә сабырлык, төзеклек бир. Син – хәл итүче. Безне барыбызны да мондый хәлләрдән сакла. Исән калучы балаларга сәламәтлек бир, йөрәкләреннән куркуны ал, шифа бир. 1 сентябрьдә балаларга имин мәктәпләргә тыныч күңел белән белем алырга барырга насыйп ит, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт хөтбәдә. Ул бу сүзләрне күз яшьләре аша әйтә, аның үзенең дә кече улы Әмин мәктәптәге атышта яраланган иде. Әмин инде хастаханәдән чыккан, ул өйдә туганнары янында тернәкләнә.

Хөтбәдән соң корбан чалына, әмма мәчет тирәсендә быел корбан чалулар булмый. "Бу тирәдә кан агызмыйбыз, читкә китеп башкарабыз бу эшне. Монда кан болай да акты", дип аңлатылды Азатлык хәбәрчесенә. "Гаилә" мәчетендә фаҗигадә һәлак булганнар рухына корбан чалына, әмма хәзрәт аерып аларның исемнәрен атау дөрес булмас дип әйтте. Намаз укылгач, кешеләр таралышты.

Фирдинә Галимҗанова 11 майда кызы Зөлфияне югалтты. Ул – Алисә Гарифуллина белән бер парта артында утырган кыз. Ике ахирәт бергә һәлак була. Зөлфия "Курган" зиратында җирләнде. Кызын соңгы юлга озатканнан бирле Фирдинә эшен дә туктаткан. Ул печенье, төрле татлы ризыклар пешереп сату иткән булган, фаҗигадән соң кулым тартмый, диде ул Азатлыкка.

Зөлфия Галимҗанова (мәрхүмә) әнисе Фирдинә, абыйсы Зөлфәт белән. 9 майда бергә төшкән соңгы фотосы.
Зөлфия Галимҗанова (мәрхүмә) әнисе Фирдинә, абыйсы Зөлфәт белән. 9 майда бергә төшкән соңгы фотосы.

Кичә ул туган нигезенә – Яшел Үзән районының Күгеш авылына кайткан. Кичә ахшам алдыннан мөселман татарларда гадәтләнгәнчә, аларда да гает мунчасы ягылган, бәйрәм алдыннан пакъланып чыгарга кирәк дип ияләнгән татарлар. Бүген иртәнге намаздан соң нигездә корбан чалынган. Аны Зөлфия рухына багышлаганнар.

Аллаһ Зөлфияне миңа соң бүләк итте, әмма бик иртә алды да

— Бер тапкыр да балам исеменнән корбан чалганым булмады, менә бүген шушы мәшәкатьләр белән йөрим, аның рухына дип кичә үк чалыначак сарыкны алып кайттык. Үзем елыйм, үзем дога кылам. Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Урыннарын җәннәттә итсен баламның, башка балакайларның да рухлары шат булсын. Алар инде җәннәт ияләре. Шуңа ышанасы килә, — дип сөйли Фирдинә Галимҗанова. — Ярый олы улым бар дип юанам. Зөлфәткә 30 яшь. Аллаһ Зөлфияне миңа соң бүләк итте, әмма бик иртә алды да. Фатирга керә алмыйм, аның бүлмәсенә керсәм, буылып елыйм да елыйм. Тынычлык юк, тора алмыйм фатирда, чыгам да китәм, йөрим, йөрим... Аякларым шешеп бетте, авырта, сызлый. Гаеттә менә шундый уйлар. Бер яктан бәйрәм, икенче яктан кайгыдан арына алмау.

175 мәктәптә һәлак булган Алисә Гарифуллинаның әнисе белән әтисе дә быел аның рухына сарык чала. Әнисә ханым Азатлыкка беренче тапкыр аңа атап сарык чалу кызым туганда булды, быел исә 15 ел узу белән аның рухы шат булсын дип корбан чалабыз, диде. Алар моны Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында башкара.

Әнисә Гарифуллина кызы Алисә белән
Әнисә Гарифуллина кызы Алисә белән

— Авылга кайтып сарык чалабыз. Гадәттә ул көнне изгеләр бәйрәме дә була, авыл халкы җыела, бергәләп кырда намаз уку, дога кылу була, ашлар пешерәбез, — дип сөйли Әнисә Гарифуллина. — Кешеләр күтәренке рух белән каршы ала бу бәйрәмне, ә минем күңелдә – кайгы. Нәрсәгә тотынсам да, балам күз алдында. Балам чия ярата иде, быел чия котырып пеште, ә ашата алмыйм, компотын да ярата иде. Ашарга пешергәндә кемгә пешерәм инде мин аны дигән уй уза.

Ирем 5 июльдә Мәскәүгә Илназ Галәвиевнең (мәктәпкә һөҗүм итүче - ред.)мәхкәмәсенә барды, күзләренә карыйсым килә диде. Барды, әмма мәхкәмәдә аны катнаштырмадылар, китермәделәр. Мин моргка бардым, төгәл кайчан баламның җәсәден алып килделәр дип белештем. Безгә күпне сөйләмиләр дә бит. Мәктәпкә карыйм, анда – ремонт, бассейн төзиләр, ә минем кыз юк... Көз килеп җитәр дип куркам, мәктәпкә йөргән балаларны ничек күзәтермен дип уйлыйм. Бүген бер генә теләк – баламның җаны тыныч булсын, Аллаһ аңа дип чалынган корбанны кабул итсен.

Хакимиятнең акчасы кирәкми миңа, баламны саклап кала алмаганга акча бирәләрме?

Әнисә Гарифуллина психологлар ярдәменнән дә, шифаханәгә юлламадан да баш тарткан. Компенсация дә кирәкми дип әйтте Азатлыкка. "Хакимиятнең акчасы кирәкми миңа, баламны саклап кала алмаганга акча бирәләрме?" ди ул. Мәктәптә булган фаҗигадә кем гаепле соравына да, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның сүзләрен дә "берничек тә шәрехли алмыйм, аңламыйм мин аларны" дип кенә җавап бирде.

Айдар Хәсәнов бүген гает көнендә Азнакайда. Ул – Мәскәүнең балалар нейрохиругия хастаханәсендә (халык телендә аны Рошаль хастаханәсе дип атыйлар) сәламәтлеге өчен көрәшеп ятучы 15 яшьлек Кәрим Хәсәновның әтисе. Азнакайда улына Аллаһтан шифа сорап корбан чала ул бүген. Берсе Кәримгә булса, икенчесе кече уллары Самат исеменнән булачак. Ул да 175нче мәктәптәге фаҗигадә могҗиза белән исән кала. Аллаһка ике улыбыз да исән калган өчен рәхмәт җиткерүебез шушы булыр иде, ди ата кеше. Икенче сменада укыганга күрә, 10 яшьлек Самат мәктәпкә бармый кала. Ә абыйсы Кәрим Хәсәнов – ул көнне иң күп корбан булган 8А сыйныф укучысы. Кәримнең аяклары, куллары пулялардан зыян күргән. Ул 4 мәет астында суламыйча ятып исән калган, әмма кыйпылчыклардан аяклары чәрдәкләнеп беткән. Табиблар аякларын саклап калу өчен көрәшә.

Кичә, 19 июльдә Кәрим тагын бер операция кичергән. Бусы инде унберенчесе. Әнисе Айгөл Хәсәнова Корбан гаетендә реанимациядән чыгарырлар дип өметләнә. Ул баласы белән инде 10 атна хастаханәдә ята.

Кемдер баласын югалтты, ә безгә Аллаһ Тәгалә улыбызны исән калдырды

— Балам белән мондамын, Мәскәүдә, кичәге операция 5 сәгать дәвам итте, Кәрим наркоздан да авыррак айный башлады, — дип сөйли телефоннан Айгөл. — Барысы да мәрхәмәтле, игътибарлы. Башта улым авыр хәлдә иде, бер сәгатькә генә реанимациягә, янына кертә иделәр. Хәзер операцияләр арасында бергәләп бер бүлмәдә ятабыз. Ул барысын да хәтерли, психологик яктан да авыр. Кемдер баласын югалтты, ә безгә Аллаһ Тәгалә улыбызны исән калдырды. Бер хикмәте бар бит моның. Корбан гаетендә дә, көн саен үлгәннәрнең рухына дога кылам, балама шифа сорыйм. Әле безнең белән Арыслан Шиһапов та бар. Ул реанимациядә бит шулай ук. Минем бәләкәй улымны иремнең әти-әниләре караша. Аны мин, ул мине сагынды.

"Гаилә" мәчетендәге бәйрәмне күзәткән хәбәрче 175нче мәктәп тирәсенә дә күз салды, анда әлеге вакытта төзекләндерү эшләре бара. 1 сентябрьгә мәктәп әзер булырга тиеш. 11 майда әлеге мәктәпкә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Ул мылтыктан ут ачып җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яраланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG