Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов мөфтияте вакцина ясатмаучыларны хөкем итүче фәтвә чыгарды


Моннан тыш, әлеге фәтвәдә дини бәйрәмнәрне онлайн гына уздыру, корбан чалуны да интернет аша оештыру, җеназаларны үлгән кешенең өендә генә уку киңәш ителә.

Русия мөселманнарының дини җыены коронавирус таралуны кисәтү турында фәтвә чыгарды. Биредә, аерым алганда, дин тотучыларның коронавирустан вакцина ясатудан баш тартулары хупланмый диелә.

"Вакцинадан нигезсез баш тарту һәм аның нидән җитештерелүе һәм нәтиҗәләре турында фейк имеш-мимешләр тарату хупланмый. Илдә халыкара таләпләргә җавап бирүче бушлай вакцина ясау бара икән, бөтен ватандашларга табиб белән киңәшеп аны ясату муафыйк булыр иде", диелә Русия мөселманнары дини җыенының голәмәләр шурасы фәтвәсендә.

Моннан тыш, Корбан бәйрәмендә гает намазы урынына кояш чыккач өйдә зөха намазы кылырга, ә җомга намазларын мәчетнең ачык һавадагы мәйданнарында ара калдырып укырга киңәш ителә. Мәчетләрдә кул бирешеп күрешү һәм кочаклашу тыела.

Шулай ук фәтвәдә бәйрәм гореф-гадәтләрен үтәү, авырулар һәм картлар белән күрешү, мәҗлесләр уздыруны бары тик онлайн гына башкарырга тәкъдим ителә.

Җеназа якын туганнар белән үлгән кешенең өендә генә башкарылырга тиеш.

Мөмкин булганча, корбан чалуны да интернет аша заказ бирү яхшырак булыр иде диелә.

Фәтвәнең тагын бер бүлеге азык-төлек, даруларга бәяләр арттырмауга багышланган. Пандемия вакытында беренчел кирәк-яракларга бәяләр арттыру, ясалма дефицит булдыру, халык арасында шомлы хәбәрләр тарату харам санала диелгән.

20 июльдә мөселманнар Корбан бәйрәме уздыра. Русия мөселманнары диния нәзарәте дә бу көнне гаиләдә генә уздырырга киңәш итте. Мәскәүдә гает намазы Җәмигъ мәчетендә генә укылачак, башкаларында уку киңәш ителми. Әлеге карар коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Роспотребнадзор киңәшләре һәм Мәскәү хакимияте карарына нигезләнеп кабул ителгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG