Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиаданың "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" шигаренә "бергә" сүзе өстәлде


Спортчы кулына "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" шигаре язылган
Спортчы кулына "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" шигаре язылган

Шигарь 127 елда беренче тапкыр үзгәртелде.

Олимпия уеннарының яңа шигаре - "Тизрәк, югарырак, көчлерәк – бергә". Әлеге үзгәрешне Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Токиодагы сессиясендә раслаган.

Шигарь 127 елда беренче тапкыр үзгәртелде. Әлеге башлангыч белән ХОК җитәкчесе Томас Бах чыккан. Ул бу карарны чор вакыйгасы дип атады. Бах сүзләренчә, "бергә" сүзе бөтен дөньяда теләктәшлеккә булган ихтыяҗны чагылдырырга ярдәм итәчәк.

Элекке "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" шигаре 1894 елда, Афинада яңа чорның беренче Олимпия уеннарына ике ел кала расланган булган. Аның авторы - доминикан рухание Анри Дидон. Ул Париж янындагы көллияттә ярышлар уздырган һәм турнир ачышы алдыннан шул шигарьне әйткән. Моны аның дусты, Халыкара олимпия комитетына нигез салучы Пьер де Кубертен ишеткән.

  • Токиода Олимпия уеннары 2020 елның җәендә узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле аны 2021 елга күчерделәр. Олимпиаданың ачылышы 23 июльдә булачак. Ярышларга тамашачылар кертелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG