Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янган Каракүл авылы татар дөньясына рәхмәтен белдерде


Каракүл авылында төзелеш бара
Каракүл авылында төзелеш бара

Янгын чыккан авылга дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм иттеләр.

Май башында Омски өлкәсендә тулысынча диярлек янып беткән Каракүл авылы халкы татар дөньясына рәхмәт сүзләре җиткерде. Аларга Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләр ярдәм иткән. Бу хакта бүген Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина матбугат очрашуында белдерде.

"Авылдашларым исеменнән ерак Себердән сәламемне һәм рәхмәтемне әйтәсем килә. Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар, Төркиянең Бөгределик авылында яшәүче безнең туганнарыбыз, себер татарларыбыз һәм Австралия, Финляндия торучы балаларына да рәхмәт әйтәсебез килә. Алар кош булсак, очып килер идек диделәр. Төшенкелеккә бирелмибез, күңелебез шат. Халык бу казага күнә. Яшәү шартлары яхшы булмаса да, урамда бер кеше дә калмады", диде ул.

Мөхәммәтшина сүзләренчә, Каракүлдә 10 йорт төзелеше бара. Бүген алтысының түбәсе ябылган. Хәзерге вакытта тәрәзәләр, ишекләр куела, мич салына. Июль ае азагына тугыз йорт төзелеп бетәр дип көтелә. Унынчы йортны сентябрьдә сафка бастырырга җыеналар.

Омски өлкәсе татарлары милли мохтәрияте рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Каракүлдә инфраструктура, һәйкәлләр, ут баганаларын торгызырга һәм юлны яңартырга кирәк.

Күптән түгел Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылына сәфәр кылган. Ул сентябрь аенда авыл җыены уздырырга һәм бакча булдырырга сүз биргән.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.

Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авылга 3 млн сум акча бүлеп бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG