Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин: "Камал театрының хәзерге бинасында йә театр музее, йә музыкаль театр була ала"


Камал театрында матбугат очрашуы

Яңа бинаны 2025 елга салып бетерергә җыеналар.

Камал театрының хәзерге бинасы алга таба театр музее, йә музыкаль театр булып эшләячәк. Бу хакта 23 июльдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Камал театрында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Иске бинаны беркем тартып алмый. Без бу турыда Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләштек. Монда нәрсә булыр? Театраль музей, яки музыкаль театр. Беркем дә бу бинаны тартып алмый. Бикчәнтәев үз труппасы белән бергә креатив уйлап алыйк ди", диде ул.

Метшин сүзләренчә, Камал театрының яңа бинасы исә якынча 2025 елда төзелеп бетәчәк. Аның бюджеты әлегә аталмый. Шул ук вакытта Казан мэры моның өчен "әлегә акча юк" диде.

Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова яңа бина өчен игълан ителгән халыкара архитектура бәйгесе вакыты белән таныштырды.

"Конкурс аноним булачак. 15 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул итәчәкбез. Бәйгедә чит илләрдән һәм Русиядән катнашучыларны чакырабыз. Жюри Казаннан катнашачак консорциумны хуплаячак. 27 сентябрьдә белгечләр белән җыелачакбыз. Икенче көнгә жюри финалга чыккан 7 катнашучыны игълан итәчәк. Алар октябрь аенда Казанга чакырылачак. Ике тапкыр киңәшләшкәч 13 гыйнварга кадәр алар үз проектларын тапшырырга тиеш булачак. 26 гыйнварда белгечләр фикер алышачак һәм 27се жюри карар кабул итәчәк", диде ул.

Аның сүзләренчә, бина парк эчендә салыначак. Барлык коммуникацияләр, парковкалар җир астында булачак.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләруяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән шактый читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (26)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG