Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Русия Европа берлегенә 1,1 млрд евро углерод салымы түли башлаячак


Европа берлеге экология таләпләрен үтәми табылган чималга һәм продукциягә өстәмә салым кертә.

Русиядән Европа берлегенә сатыла торган кайбер төр чимал һәм әзер продукциягә углерод салымы салыначак, аның күләме елына 1,1 миллиард еврога җитәргә мөмкин дип яза РБК. Бу салым тимер, алюминий, ашламалар, торбалар, электр энергиясе, цемент сатучы ширкәтләргә кагыла. 2020 елда чыгарылган тауар күләменнән исәпләгәндә, салым Русиянең 7 милиард евро тирәсе кеременә кагылачак диелә.

Русия икътисад үсеше министры Максим Решетников Европа берлегенең углерод салымы кертүе зур үзгәрешләргә китерергә, кайбер очракларда Русия белән Европа арасында алыш-бирешне бөтенләй туктатырга мөмкин дигән. Салым кертү чимал бәясе күтәрелүгә китерәчәк, ахыр чиктә Европа эчендә сатыла торган тауарлар бәясе дә артачак дигән Решетников.

Европа берлегенең чит илләрдән тауар кертүне углерод нисбәтеннән җайга салу турында канун өлгесе бер елга якын әзерләнгән. Ул 14 июльдә чыкты. Әлеге документның максаты – җитештерүдә углерод бүленеп чыгуны мөмкин булганча киметүче ширкәтләр продукциясе белән һавага углерод күпләп бүленеп чыгучы җитештерү ширкәтләре продукциясен тигезләү. Бу климат үзгәрүе турында Париж килешүе шартларын үтәргә мөмкинлек бирәчәк диелә. Бу салым 1 ноябрьдән дә соңга калмый кертелер дип көтелде.

Европа берлеге 2026 елга акрынлап бу салымны кертеп бетерүне тәкъдим итә. Җитештергән вакытта углерод күп аерылып чыга торган аерым төр тауарларга, мәсәлән, цемент, ашламалар, корычка салым салу каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG