Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 10 җәйге аланында балалар коронавирус йоктырган


Радий Хәбиров коронавирус табылган балалар лагерьлары мөдирләрен эштән куарга кушты.

Башкортстанда 10 балалар җәйге аланында балаларның һәм хезмәткәрләрнең коронавирус йоктыру очраклары табылган. Дүртөйле районындагы "Чайка" аланында 45 бала һәм бер тәрбияче чир йоктырган, шуңа күрә бу лагерьны ябарга туры килгән. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Анна Казак әйтте.

Республика башлыгы Радий Хәбиров әлеге лагерьларның мөдирләре эшләреннән алыначак диде.

"Мәктәп аланнарында инфекция таралуга юл куйган җитәкчеләр эшеннән алынырга тиеш. Аларның эшләп җиткермәүләре аркасында бер алан ябылды" дигән Хәбиров.

Хәбиров кушуы белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре катнашында эшче төркемнәр төзелеп, алар лагерьларда санитар-эпидемиология таләпләре үтәлешен тикшерәчәкләр диелә.

Анна Казак аңлатканча, инфекция таралу санитар таләпләрне үтәлмәгәнгә булган. "Чайка"да ата-аналар балалар белән койма аша, битлек кимичә аралашкан диелә. Моннан тыш, җәйге аланнарда чир табылу очраклары турында вакытында хәбәр итмәгәннәр.

Дүртөйле районында урнашкан "Чайка" балалар лагеренда коронавирус июнь ахырында ачыкланган. Ул вакытта республика мәгариф министрлыгы инфекция йоктыруның биш очрагы турында әйткән иде.

Башкортстанда COVID-19 йоктыруның рәсми саннары 47 меңгә якынлашты. Соңгы атнада көн саен 250 тирәсе кешедә яңа төр коронавирус рәсман теркәлә. Бу чирдән 734 кеше үлгән, диелә рәсми статистикада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG