Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Җәмигъ мәчете Казан үзәгендә төзеләчәк


Мәчет Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемен йөртәчәк.

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете урыны билгеләнгән. Бу хакта дүшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия хөкүмәтендә узган ислам динен кабул итүнең 1100 еллыга әзерләнү киңәшмәсендә белдерде.

Миңнеханов Җәмиг мәчетенең Казан үзәгендә төзеләчәген әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

"Казан үзәгендә Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендәге Җәмигъ мәчете төзелеше проектын аерым атап узарга кирәк. Мин аның кайда салыначагын билгеләдем. Аңа нигез ташын 2022 елда салачакбыз", диде ул Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга мөрәҗәгать итеп.

Ләкин мәчет Казанның төгәл кайсы урынында төзеләчәге әйтелмәде, үзәктә дип кенә белдерелде.

Миңнеханов сүзләренчә, юбилей уңаеннан "Русия - Ислам дөньясы" төркеме утырышы, KazanSummit чарасы, Казанда ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 45 сессиясендә Русия мөселманнарының илаһият мирасы белән таныштыруга багышланган чара узачак. Шулай ук Болгар һәм Алтын Урдада ислам кабул итүгә багышланган халыкара форум үткәрү ниятләнгән.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев ислам динен кабул итү юбилеена Кавказны да җәлеп итәргә, алар белән уртак тел табарга чакырды.

"Бу бәйрәмне Татарстан белән генә чикләмәскә кирәк. Кавказ белән аңлашу табарга тиешбез. Без һәрвакыт ачык. Бездә ислам университеты эшли башлады, аларны укырга чакырдык. Русия мөселманнарына бер фикердә булырга кирәк. Төрле чорлар булды. Сез дә моны аңлыйсыз, шикләр калмасын өчен әйтәм", диде Шәймиев.

Утырыш ахырында Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин ике атна эчендә тәкъдимнәрне кабул итәргә кушты. Бер ай эчендә юбилей бюджеты билгеләнәчәк.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 елда узачак. Аларны оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Шул ук вакытта Русия Угра каршылыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Узган атнада Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин оештыру комитетын булдырды. 2030 елда Угра каршылыгының 650 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Моңа кадәр бу бәйрәмне билгеләп үтү тәкъдиме белән Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин чыккан иде. Русия президенты Владимир Путин аны хуплап чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG