Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина вафат


Әлмирә Әдиятуллина
Әлмирә Әдиятуллина

Соңгы ике елда ул авырып урын өстендә ята иде. 

27 июльдә Казанда 83 яшендә журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе, "Ярдәм" фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булды. Бу хакта "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңгы ике елда ул авырып урын өстендә ята иде.

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанның Илеш районы Сәеткул авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген тәмамлый.

"Совет мәктәбе", "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә") журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе дә була. 1997 елдан "Мөслимә" журналы баш мөхәррире. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе дә булып тора. Соңгы елларда "Ярдәм" фондында хезмәт куя иде.

Ул актив җәмәгать эшлеклесе булды, 1980нче еллар ахыры-1990 еллар башында милли хәрәкәт күтәрелешендә катнашты.

Әлмирә Әдиятуллина шулай ук татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклап мәкаләләр язды, урамнарга чыкты, җитәкчеләргә хатлар язды, мәхкәмәләрдә көрәште, ачык мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Мөслимәләргә паспорт өчен яулык бәйлеп төшү хокукын яулап алган кеше булды.

Шулай ул Казанда җәмигъ төзетү башлангычы белән дә чыкты. Мәчет Казан үзәгендә төзелергә һәм аңа "Сөембикә" исеме бирелергә тиеш дигән иде ул.

Әлмирә ханымның Азатлыкка биргән әңгәмәләре саклана. 2018 елда ул Казанның "Ярдәм" мәчетендә абыстайларның "Киләчәгебезне ничек күрәсез?" исемле җыенын оештыручылардан булган иде. Анда ул татар теленә һөҗүм барган бу көннәрдә татар милләтен, телен саклауга бөтен көчне куярга кирәк дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG