Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Русиянең 2022 ел сайлауларына тыкшынырга омтылуын белдерде


Джо Байден
Джо Байден

2022 елда АКШта Конгресска төп сайлаулар арасында уздырыла торган сайлауларга каршы Русия ялган мәгълүмат кулланырга мөмкин диде Байден.

АКШ президенты Джо Байден Русия Конгресс ара сайлаулары вакытында тыкшыну өчен ялган мәгълүмат җибәрүдән файдаланырга мөмкин, дип кисәтте. Бу турыда ул сишәмбе АКШның күзләү хезмәтләре хезмәткәрләре алдында чыгышы вакытында әйтте, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Үзенең гамәлләре белән Русия "аерымачык безнең суверенитетны боза" дип белдерде Байден. Хәбәр ителгәнчә, ул мисал буларак күзләү брифингында алынган мәгълүматны китергән. Мондый хисап күзләү җәмәгатьчелеге тарафыннан президент өчен көн саен төзелә диелә.

Байден үзенең чыгышында шулай ук зур дәүләт белән "кайнар" сугыш була калса, мөгаен ул "зур нәтиҗәләргә китергән киберһөҗүм аркасында" булыр, дигән. Байден Америка дәүләт һәм шәхси оешмаларга киберһөҗүмнәрнең торган саен күбрәк Русия һәм Кытайдан башкарыла дигән.

Моңа кадәр АКШ президентлары Барак Обама һәм Дональд Трамп та киберсугышлар чын "кайнар" сугышка китерергә мөмкин дип кисәткән иде. Обама һәм Трамп АКШ аеруча куркыныч киберһөҗүмнәргә җавап итеп хәрби операция уздырырга мөҗбүр булырга мөмкин дип белдерде.

Соңгы айларда гына да Америкадагы зур ширкәтләргә өч киберһөҗүм ясалды, аларны башкарган CozyBear һәм REvil хакер төркемнәрен экспертлар Русия күзләү хезмәтләре белән бәйле дип саный. Соңгы һөҗүм Kaseyа ширкәтенә каршы булды, Русиядән REvil хакерлар төркеме бу ширкәт хезмәт күрсәтүче оешмаларның компьютерларын томалап, аларга керү мөмкинлеген кире кайтару өчен акча сорады.

Июнь башында АКШтагы иң зур ит җитештерү ширкәте JBS хакер һөҗүме сәбәпле үзенең тугыз комбинатын эштән туктатырга мәҗбүр булган иде. Ак йорт вәкиле бу киберһөҗүм Русиядән башкарылган булу ихтималы зур дип белдерде.

Майда киберһөҗүм АКШтагы Colonial Pipeline ягулык торбалары үткәргеченә ясалган иде, аның аркасында илнең көнчыгыш штатларына берничә көн дәвамында бензин китерелми торды. FBI бу һөҗүм өчен Русиядән торып эш итүче хакерлар җаваплы дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG