Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең Эльбрус тавына менүе турында фильм чыкты


Эльбруска менгән җырчы Zainetdin һәм Рөстәм Нәбиев
Эльбруска менгән җырчы Zainetdin һәм Рөстәм Нәбиев

Хәзер Рөстәм Һималай тауларына менәргә әзерләнә.

Уфада хәрби хезмәттә казарма җимерелеп ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев турында фильм премьерасы булды. "30 000 сугу" дип аталган бу фильм 27 июль кич Агыйдел елгасы буендагы мәдәни мәйданчыкта күрсәтелде. Әлеге фильм Рөстәмнең 2020 елның сентябрь аенда Эльбрус тауларын яулавына багышланган. Чарада Рөстәм Нәбиев һәм аның хатыны Индира, әтисе Илгиз Нәбиев һәм үги әнисе Алина да катнашты. Фильм алдыннан Рөстәм Эльбруска менүе турында сөйләде, соңрак тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Ул сүзен хәрби хезмәттәге фаҗигане җиңүеннән башлады, әтисенә, үги әнисенә рәхмәтен белдерде.

"Омскида зыян күргән егетләр арасында иң нык җәрәхәт алган кеше мин идем. Ләкин егетләр арасында иң беренче терелеп һоспитальдән чыгучы да мин булдым. Чөнки миңа әти-әни ярдәм итте. Үги әнием Алина үз гаиләсен, баласын, эшен калдырып мине һоситальдә 11 ай буе карады. Ашатты, киендерде, юындырды. Йорт ризыклары әзерләде. Утырып торырга, йөрергә, калак тотарга өйрәтте. Чөнки мин 23 яшемдә бала кебек барсына да яңадан өйрәндем. Миңа бик авыр булды. Чит кеше булмасам да, мин бит аның үз улы түгел", диде

Аннан узган ел Эльбрус тавына менүе турында сөйләде. "Эльбруска менәр өчен барлыгы 500 кеше җыелган иде. Шуның 50се генә менә алды. Башкортстаннан 15 кеше катнашты, 7се генә биеклекне яулый алды. Арада спортчылар да бар иде.

Миңа махсус чана ясаган иделәр, ләкин аңа утырып карагач, аның белән күтәрелеп булмаячагын аңладым. Мин ике кулыма ике боз ваткыч тотып, шулар белән үрмәләдем. Миңа кадәр алай күтәрелүче булмаган", диде Рөстәм Нәбиев.

Чарада Эльбруска менүче музыкант, шоумен Zainetdin тәхәллүсе белән билгеле Заһир Зәйнетдинов та чыгыш ясап, бу тауга менү авырлыклары турында сөйләде:

"Без 5642 метр биеклектәге тауга 11 сәгать күтәрелдек. Бертуктаусыз атладык та атладык. Ә Рөстәм куллары белән ике тәүлек буе күтәрелде. Күпләр менә алмый борылды, кайберәүләр Рөстәмнең тырышлыгын, үҗәтлеген күреп борылган җирләреннән кире туктадылар. Соңрак аларның кайберләре Рөстәмнән күреп кенә чигенмәгәннәрен әйттеләр", диде Заһир Зәйнетдинов.

Чарада Чуашстан республикасыннан, Сибай, Салават һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән кешеләр дә чыгыш ясадылар.

"Без барлык әниләр исеменнән Рөстәмгә рәхмәт белдерәбез. Чөнки үзебез дә улларыбызны хәрби хезмәткә озатабыз, аларның исән-сау кайтуын өмет итәбез. Шундый фаҗигагә тарып та, үрнәк булу, спортта биеклекләр яулау һәркемнең кулыннан килми. Син күпләргә үрнәк", дип чыгыш ясадылар Благовещеннан килгән Рәшидә Вахитова һәм Гөлфия Гыйззәтуллина.

Очрашудан соң Рөстәм Азатлыкка да фикерен белдереп, алда тагын бер тау яуларга җыенуын сөйләде:

"Эльбруска менү нык авыр булды, аны кешегә аңлатып булмый, үзем генә беләм. Ул бер максат, алга куйган юл иде. Шул юлны үтәргә кирәк иде. Мин аны үттем. Киләчәктә, сентябрь Һималайга барабыз. Анда Непал дәүләтендә Манаслу тавы бар, биеклеге – 8156 метр. Эльбурс авыр булды, ә бу исә тагы да авыррак булачак. Шулай да мин үземнең көчемә ышанам. Барсы да яхшы булыр дип өметләнәм. Татарлар көчле булырга тиеш!" диде Рөстәм Нәбиев.

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз кала. Һоспитальдән чыгып тернәкләнгәч, ул тормышын спорт белән бәйли. Следж-хоккей буенча Мәскәү өлкәсе җыелма такымында уйный. Ләкин андагы гаделсезлекләр турында берничә тапкыр үзенең Инстаграмдагы блогына язганнан соң, такымнан чыгарыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG