Күптән түгел Русиядә "ят агент медиа" дип танылган The Insider басмасының баш мөхәррире Роман Доброхотов өенә полиция килгән. Бу турыда журналист Twitter-да хәбәр итте. Ул өендә тентү узу ихтималын әйткән. Полициянең ни сәбәпле килүе әлегә рәсми хәбәр ителмәде.
Журналистны якларга адвокат килә, хәзерге вакытта Доброхотов белән элемтә юк диелә. Журналистның хезмәттәше Сергей Ежов Twitter-да язганча, бүген Доброхотов чит илгә китәргә тиеш булган.
The Insider – журналист тикшеренүләре уздыручы медиа, Латвиядә теркәлгән. Ул Bellingcat төркеме белән хезмәттәшлек итүе белән билгеле. Соңгы араларда ясалган тикшеренүләре зур тавыш чыгарды, аерым алганда, Русия күзләү идарәсе хезмәткәрләренең чит илдә эшчәнлеге, Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулау турында материаллары чыкты.
23 июльдә Русия юстиция миинстрлыгы The Insider басмасын "ат агент медиа" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте. Доброхотов бу басманың эшенә йогынлы ясамаячак дип белдерде. Ул шулай ук Русия хакимияте таләп иткәнчә журналист материалларын тамгалаудан да баш тартты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!