Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендә янә бәрелешләр булды


Әрмән хәрбиләре, архив фотосы
Әрмән хәрбиләре, архив фотосы

Ике як та бер-берсен чик бозуда гаепли. Әрмәнстан ягы өч кешенең үлемен хәбәр итә.

Әрмәнстанның саклану министрлыгы ике илнең чигендә Әзәрбайҗан хәрбиләре тарафыннан һөҗүм булуын хәбәр итте. Һөҗүмнәр Мәскәү вакыты белән сәгать 2.40 тирәсендә башланып, иртәнге 8.20гә кадәр барган диелә. Бу турыда Азатлык Радиосының Әрмәнстан редакциясе яза.

Әрмәнстан рәсмиләре Азәрбайҗан сугышчылары ике ил арасындагы чикне кисеп чыкты, ләкин бәрелеш вакытында кире чигенергә мәҗбүр булды дип белдерә. Әрмән ягы бу районда атышлар дәвам итә дип хәбәр итә.

Азәрбайҗан рәсмиләре атышны Әрмәнстан ягы башлады дип белдерә. Алар фаразынча, Әрмәнстанның Басаркичәр районында урнашкан хәрби нокталарыннан Азәрбайҗанның Кәлбаҗар районындагы хәрби нокталарына мылтыктан һәм граната атучы коралдан ут ачкан. Бу турыда "Спутник" агентлыгы яза. Азәрбайҗан рәсмиләре белдергәнчә, алар "чик буенда котыртуларга җавап чаралары күрергә" мәҗбүр булган.

Әрмәнстан ягы өч кеше үлде, ике кеше яраланды дип белдерә. Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе ике кеше үлүен яза.

2020 елның көзендә Азәрбайҗан Таулы Карабах төбәге һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды. Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында бу җирләр өчен барган сугыш туктауга карамастан, Әрмәнстан ягы Азәрбайҗанны аның җирләренн басып алырга маташуда еш кына гаепли. Майда премьер-министр Никол Пашинян Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Азәрбайҗан гаскәрләре Әрмәнстанның Сюник һәм Гегаркуник өлкәләренә чыгуын әйткән иде.

Июльдә көнбатыш чикләрдә, Әрмәнстан белән Карабахның Нахичивань анклавы арасында хәлләр кискенләште. Ике як та бер-берсен атыш башлауда гаепләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG